Район үзәк китапханәсенең татар әдәбияты кафедрасында
Район үзәге китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегендә Фәүзия Хөсаенова 1996 елдан бирле хезмәт куя. Талантлы, җаваплы, үз эшенең остасы булуы белән хөрмәт яулый. Ул укучылар белән күп төрле кызыклы очрашулар, презентацияләр, бәйрәм чаралары үткәрә.
Әлеге бүлектә күбесенчә татар телендә китаплар, алар арасында безнең районнан чыккан язучыларның китаплары да шактый. Укучылар туган телендәге китапларны бик яратып укыйлар. Биредә нәфис әдәбияттан тыш тарихи әсәрләр дә бар. “Безнең як тарихчысы Нурулла Гариф белән очрашу үткәрдек. Аның иҗаты турында сөйләштек, ул язган китаплар белән таныштык. Татар композиторы Фәтхерахман Әхмәдиев Татарстан Республикасында бик күп танылган музыкаль әсәрләр, җырлар язды. Әхмәдиевның яраткан җырлары композитор иҗатына багышланган очрашуда яңгырый. Роберт Әхмәтҗанов, Мансур Шиһапов, Вакыйф Нуруллин әсәрләре буенча иҗат очрашуларында шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләр укыдылар», - дип сөйли Фәүзия Шиһап кызы.
Безнең Балык Бистәсе районында талантлы язучылар һәм шагыйрьләр күп. Китапханәдә юбилей даталарына багышлап китап укучылар белән очрашулар еш үткәрелеп тора. Узган ел Рәмзил Гыйлемханов һәм Нурулла Гәрәев «Кояш нуры Шәмсеруй» дигән уртак китап чыгарганнар. Әлеге китапны тәкъдир итү кичәсе укучыларда зур кызыксыну уяткан.
- Без үткәргән очрашуларда туган телебездә җырлар башкарыла, викториналар, конкурслар, костюмлы сценкалар үткәрәбез. Кичәләр кызыклы уза, - ди Фәүзия. - Китапханәнең гомуми чараларында да катнашабыз, шулай ук мәктәп өлкән сыйныф укучылары белән уртак чаралар үткәрәбез. Елга берничә тапкыр безгә Казаннан һәм республикабызның башка шәһәрләреннән язучылар, Милли китапханә хезмәткәрләре килә. Август аенда шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көнендә аның туганнары-кызлары һәм оныклары була.
Үзизоляцияләү вакытында китап хезмәткәрләре укучылар белән дистанцион эш оештыра. Фәузия барлык акцияләрдә дә катнаша, онлайн – шигырьләр, язучылар һәм шагыйрьләр әсәрләреннән өзекләр укый, бәйрәмнәргә котлау сүзләре белән чыгыш ясый, район китапханәсе тарихы турында сөйли.
Фәүзия үзе дә җырлар белән китапханәдә, клубта чыгыш ясый, ул бик яхшы җырлый. "Мәктәптән җырладым, әнием җырларга өйрәтте, аның тавышы әйбәт иде. Сеңлем дә яхшы җырлый. Өч ел Алабуга мәдәният училищесында режиссерлык факультетында укыдым. Район мәдәният йортының халык театры спектакльләрендә уйнау миңа ошады, ул вакытта театр җитәкчесе Рәфкать Галиев иде. Спектакльләр белән авылларга йөрдек. Училищеда укыганда үзешчән сәнгать кичәләрендә чыгыш ясый, җырлый идем. Эшкә һәрвакыт иҗади карыйм, минем эшем миңа бик ошый. Һәр чара оештырганда китапханә методистлары ярдәмгә килә. Аларга бик зур рәхмәтле мин”, - ди ул.
Барлык хатын-кызлар кебек үк Фәүзия дә тегәргә һәм бәйләргә ярата. Бакчасында чәчәкләр, җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерерә. Һәм, әлбәттә, китаплар һәм журналлар укырга ярата.
Китап укучылар китапханәче Фәүзия Шиһаповнаны яраталар, чөнки ул һәрвакыт елмаю белән каршы ала, кәефне күтәрә, кирәкле китап сайларга ярдәм итә, әңгәмә кора һәм алар аңа бик рәхмәтле. Китапханәче буларак Фәүзия Шиһаповна халык традицияләрен, мәдәниятен, әдәби мирасын саклауга зур өлеш кертә. Китап укучылар исеменнән аңа иҗади уңышлар телим.
Светлана Кутлина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа