Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район үзәк китапханәсендә “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” исемле әдәби-фольклор кичә узды

Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” исемле әдәби-фольклор кичә үтте.

Чарага килүчеләр “Аулак өй” күренешендә катнаштылар. Элеккеге уеннарны, җырларны искә төшерде алар. Кичәгә кул эшләрен дә алып килгән кызлар. Чигү чигеп, бәйләп  “Шахта” , “Авыл көе”н сузды алар.

Гармун, түбәтәй, курай, сандык, нәфис җептән нечкә итеп тукылган сөлге, чиккән алъяпкыч, ак калфак турында да сөйләшеп алдылар. Алып баручы Фәүзия Хөсәенова сандыкта ятучы әлеге кыйммәтле хәзинәләр тарихын сөйләп үтте.

Табышмакларга тапкыр җаваплар биреп, мәкальләр дә әйтештеләр кунаклар. “Йөзек салыш”, “Зәлидә” , “Галиябану”, “Челтәр элдем читәнгә” уеннарында бик теләп катнаштылар.

-Халкыбызның күңел җәүһәрләре сезне гел матурлыкка, яхшылыкка, шәфкатьле, игелекле, әдәпле булырга өндәсен. Күңелегездәге җан җылыгызны сүндермичә, сезнең дә, балаларыгызның да алга таба бу эшләрне дәвам итүегезне теләп калам, - диде алып баручы. Кичә “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса