Район үзәгендә “Кышкы уеннар” һәркемнең күңеленә хуш килде
Кичә район үзәге мәйданында “Кышкы уеннар”ны социаль яклау бүлеге һәм Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе коллективы берлектә оештырды.
Уеннарны, ярышларны күңелле үткәрүе белән ел саен район халкын үзенә тартып тора алар.
Әнә бу юлы да балалары белән бергә әти-әниләре, әби-бабайлары да килгән иде. Уеннарада актив булдылар. Кичке һава торышының матурлыгына сөенеп чыршы әйләнделәр, җырладылар, биеделәр. Балалар сөенә-сөенә бәйгеләрдә катнашты, Кыш бабайның күчтәнәчен алды. “Авылдан район үзәгенә килгән идек. Биредәге матурлыкны күреп күзләр камашты. Менә бәйрәм чарасында да катнашып алдык. Оныкларым рәхәтләнеп уйнады. Үзебез дә ял иттек. Районыбыз һәрвакыт шулай чәчәк атсын, халкы сәламәт булсын”,- дип теләкләрен дә җиткерде районга кунакка килүче Наилә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа