Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәге Ф.Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбендә чыгарылыш укучылары өчен бәйрәм тантанасы булды

Узган атна җомга көннендә район үзәге Ф.Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбендә чыгарылыш укучылары өчен бәйрәм тантанасы булды. Агымдагы елда мәктәпне 21 укучы тәмамлый.

Тантана “Рәйхан” курай ансамбле чыгышы белән башланып китте. Аннан чыгарылыш укучыларын сәхнәгә чакырдылар. Аларга фортепиано, баян, гитара, хореография, рәсем сәнгате бүлекләрен тәмамлауны раслаучы таныклык тапшырдылар.Хореография бүлегенең 1 нче сыйныф кече бию төркеме бәйрәмгә ямь өстәп, бию башкарды. Чыгарылыш укучыларының ата-аналарына да мәктәп исеменнән рәхмәт хатлары бирелде. Ата-аналар үз чыгышларында укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Соңыннан укытучылар укучылары белән истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев