Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәге “Березка” балалар бакчасында “Туган як – минем моң чишмәм” исемле кичә узды

Район үзәге “Березка” балалар бакчасында “Туган як – минем моң чишмәм” исемле кичә узды. Анда мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты. Балаларда туган илгә, туган җиргә карата горурлык, хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан оештырылган иде  әлеге чара.

Кунакка якташ язучылар Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина килде. Бакчаның татар теле тәрбиячеләре, алып баручылар Гөлчәчәк Гарипова һәм Лилия Хамматова кичәне башлап җибәрделәр. Бакча җитәкчесе Лидия Касыймова кунакларны сәләмләде һәм  аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Балалар шигырьләр сөйләделәр, бергәләп җырлар башкардылар, татар халык уеннарында актив катнаштылар. Алып баручылар якташ язучыларыбыз турында сөйләп үттеләр. Аннан сүзне кунаклар алды. Рәсимә Гарифуллина белән Вазыйх Фатыхов балаларның актив булуын, татар телендәге шигырьләрне һәм җырларны матур башкаруларын ассызыклап үттеләр. Балалар өчен язган шигырьләрен дә укыдылар алар. Соңыннан бакчага китапларын  бүләк иттеләр.

Бер дулкында, бер сулышта барган кичә Туган тел җырын башкару белән тәмамланды.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса