Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәдәният йортында узган Әниләр бәйрәме райондашларга искиткеч мизгелләр бүләк итте

Район мәдәният йортында узган һәрбер чара матурлыгы белән күңелдә кала. Шушы көннәрдә булып узган Әниләр бәйрәме дә райондашларга искиткеч мизгелләр бүләк итте. Шигъри юллардан башланган кичә районыбыз үзешчәннәре чыгышы белән бергә үрелде.

Олы ихтирам, хөрмәткә лаек әниләрне район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова котлады. 
– Мәрхәмәтле йөрәк, самими күңел бары әниләрдә генә буладыр. Гаилә мәшәкатьләре, һөнәри эшчәнлек, балалар тәрбияләү кебек мең төрле җаваплылык йөкләнгән иңнәр сабыр да, чыдам да. Мең рәхмәт сезгә, кадерлеләребез, – диде ул. Һәм район башлыгы исеменнән залдагы барлык хатын-кызларга ак чәчәкләр бүләк ителде.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Ф. Заикрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса