Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәдәният йортында эшлекле очрашу булды

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән республика клиник хастаханәсе һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсонның уртак проекты тормышка ашырыла

Кичә, 24 июнь көнне, район мәдәният йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон һәм республика клиник больницасының баш табибы Рафаэль Шәвәлиевның хастаханә табиблары, фельдшерлар, авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре белән очрашулары булып узды. Анда район башлыгы Илдар Таҗетдинов та катнашты.
Баш табиб Рафаэль Шәвәлиев презентациягә нигезләп  „2025 елга кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау үсеше“ төбәк программасы, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең актуальлеге, сәламәтлек саклау технологияләре буенча чыгыш ясады. Шулай ук бүгенге көндә Балык Бистәсе районында коронавируска кагылышлы вәзгыятьнең торышы турында да сүз барды.
Залда утыручылар Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон һәм республика клиник больницасының баш табибы Рафаэль Шәвәлиевтан  үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса