Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә булып узды

Район мәдәният йортында “Яшүсмерләр” клубы (җитәкчсесе Гөлия Кадыйрова) белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган “Тел - халыкның көзгесе” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.

 Кичәне Ильшат Каримуллин һәм Гөлия Кадыйрова алып бардылар.

Сәхнәләштерелгән күренеш белән башланган кичә бер сулышта, бер дулкында барды. “Кама йолдызчыклары” үрнәк балалар хореография коллективы чыгышы, Рәсимә Гарифуллина, Сергей Фалин, Алинә Җәләлова, Анатолий Автономов, Ралинә Мөһәмәдиева  башкаруындагы җырлар,  «Яшүсмер» клубы балалары башкаруындагы шигырьләр һәркем күңеленә хуш килде. Һәр чыгыш үзенчәлекле иде. Аларда туган тел, туган як, туган җир темасы чагылыш тапты.

       -Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләрдә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез, дигән теләкләрдә кичәне йомгакладылар алып баручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса