“Район газетасына язылу бик кирәк”
Киләсе елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу кампаниесе башланып китте.
Редакцияләр өчен бу көннәр “урак өсте”нә тиң. Базар икътисадында бәяләр әледән-әле “уйнап” торса да газетабызга тугры калган, массакүләм мәгълүмат чараларын үз күргән дусларыбыз, шөкер, күп. Без дә “Авыл офыклары”н эчтәлеклерәк язмалар белән баету, бизәлеше ягыннан үзгәртү, гомумән, укучыларыбыз яратып укырдай итү өчен тырышабыз.
Райондашларыбыз арасында “Газетабызның хәзерге чыгарылышы канәгатьләндерәме, аны киләчәктә ничек итеп күрергә теләр идегез?” дигән сораштырулар үткәрдек.
Трой-Урай авылыннан Нурзия апа Сөләйманова җавапны болайрак бирде:
– Почта килүгә үк иң беренче район гәҗитен кулыма алам. Андагы һәр язманы ашыкмыйча иркенләп укыйм. Матур, тату яшәүче гаиләләр турында язасыз, аларын уку аеруча рәхәт. Әлеге язмаларның бүгенге яшьләр өчен тәрбияви ягы да күп. Кеше табигать белән яши. Язмаларда ул да матур характерлана. Әмма кайвакытта фотолар бертөрле. Бәлкем аны да «җанландыру» кирәктер. Дин темасын яктырту, намаз вакытларын биреп баруыгыз да бик ошый.
Сәүдахан Минһаҗев - Урахча авылы:
– Район газетасына язылу бик кирәк. Райондагы һәр яңалыкны вакытында җиткерүче бердәнбер мәгълүмат чарасы бит ул. Элеккеге еллар белән чагыштырганда язмалар эчтәлекле, бай. Бер урында озак еллар эшләгән җитәкчеләр, хезмәт кешеләре турында язылганнары бигрәк тә күңелгә ятышлы. Шулай да халыкка якын булып авылларга, оешма, учреждениеләргә чыгып андагы проблемалы мәсьәләләрне күбрәк күтәрергә кирәктер дип уйлыйм. Авыл хуҗалыгын яктырту соңгы вакытта нигәдер кимеде. Терлекчелек, игенчелектәге мәгълүматлар белән вакытында таныштыру бару да бик кирәк, минемчә.
Фәридә Шәрипова - Балык Бистәсе:
–“Авыл офыклары”н үзем белә-белгәннән бирле алдырабыз. Интернет заманы дисәк тә, кулга яңа килгән газетаны алып укуга берни җитми инде. Газетаның чыгарылышыннан бик канәгать без. Һәрбер язманы - спорт турында булсынмы ул, әдәби сәхифәдә бирелгән шигырь, хикәяләрме – барысын да яратып укыйбыз. Ә инде фикер-тәкъдимнәргә килсәк, тормыштагы гыйбрәтле хәлләр турында күбрәк язылса укучыларга кызыклырак булыр иде. Шулай ук җитешсезлекләрне күрсәтеп язылган урынлы тәнкыйть язмаларыннан да читләшмәскә кирәктер дип уйлыйм.
Гомәр Гафиятуллин – Олы Кульга авылы:
–Район газетасын бик яратып укыйм, анда районның ничек яшәве ачык чагыла. Кызганыч, бу юлы газетага язылырга мөмкинлегем булмады, шуңа да күршеләрдән алып укыйм. Ә инде киләсе яртыеллыкка бүген үк язылырга исәп итәм.Бәясе мөһим түгел, өйгә күңелне җылытырлык үзебезнең «Авыл офыклары» газетасы гына килеп торсын.
Газета укучыларыбыздан әнә шундый җаваплар алдык. Тәкъдим, фикерләрегез өчен рәхмәт сезгә! Без, әлбәттә, аларны эшебездә кулланачакбыз. Хат-хәбәрләр юллагыз, килегез! Редакция ишекләре һәркем өчен ачык. Киләчәктә дә районыбыз тормышыннан хәбәрдар булып, аның сулышы белән яшик.
Үз чиратыбызда тагын шуны да җиткерү мәслихәттер: 4 октябрьдән 14 нче октябрьгә кадәр газетабызга ташламалы язылу башлана. Шул ункөнлектән файдаланып калыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз!
Сораштыруларны Фәрвәз Каюмова үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа