Район башлыгы Илдар Таҗетдинов: “Узган атнада район территориясендә күп санлы юл фаҗигаләре булды”
Район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәр дүшәмбедә оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре белән киңәйтелгән форматта киңәшмә уздыра.
"Узган атнада район территориясендә күп санлы юл фаҗигаләре булды",- диде Илдар Рәшит улы киңәшмәне ачканда. Район янгын һәм коткару гапрнизоны җитәкчесе А. Шәфигуллин әлеге фаҗигаләрдә үлем очраклары булмавын белдерде. Район электр челтәре җитәкчесе Ринат Хәмидуллин һава торышы аркасында килеп чыккак 3 авылдагы электр өзеклеге төзәтелүен белдерде.
Бүген үзләренең эшчәнлекләре белән "Балык Бистәсе "Жилкомсервис" җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гаффаров һәм Корноухово авыл җирлеге башлыгы Владислав Колчанов таныштырдылар. Чыгышларыннан соң район җитәкчесе сорауларына җавап бирделәр.Илдар Таҗетдинов аларга алдагы эшчәнлекләрендә игътибар сорый торган юнәлешләрне күрсәтте.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев