Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәр дүшәмбе киңәйтелгән форматта киңәшмә уздыра

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәр дүшәмбедә хуҗалыклар, оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, авыл башлыклары белән киңәйтелгән форматта киңәшмә уздыра. "Узган атнада район территориясендә күп санлы юл фаҗигаләре булды", - диде Илдар Рәшит улы киңәшмәне ачканда. Район янгын һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Алмир Шәфигуллин әлеге фаҗигаләрдә үлем очраклары булмавын белдерде. Район...

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәр дүшәмбедә хуҗалыклар, оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, авыл башлыклары белән киңәйтелгән форматта киңәшмә уздыра.
"Узган атнада район территориясендә күп санлы юл фаҗигаләре булды", - диде Илдар Рәшит улы киңәшмәне ачканда. Район янгын һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Алмир Шәфигуллин әлеге фаҗигаләрдә үлем очраклары булмавын белдерде. Район электр челтәре җитәкчесе Ринат Хәмидуллин һава торышы аркасында килеп чыккан 4 авылдагы электр өзеклеген оператив рәвештә төзәтелүен искәртте.
Киңәшмәдә үзләренең эшчәнлекләре белән "Балык Бистәсе "Жилкомсервис" җәмгыяте вәкиле Илшат Гаффаров һәм Корноухово авыл җирлеге башлыгы Владислав Колчанов таныштырдылар. Чыгышларыннан соң район җитәкчесе сорауларына җавап бирделәр. Илдар Таҗетдинов аларга алдагы эшчәнлекләрендә игътибар сорый торган юнәлешләрне күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев