Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгының Яңа ел чыршысы

Район мәдәният йортында район башлыгының Яңа ел чыршысы бәйрәме узды. Традицион рәвештә анда уку алдынгылары, район һәм республика фән олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешкән, мәктәп тормышында актив катнашкан укучылар һәм шулай ук күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Һәрберсенә район башлыгының Яңа ел күчтәнәче тапшырылды.

Район башлыгы Илдар Таҗетдиновның котлау сүзләреннән соң балалар район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән “Как то в лесу дремучем” әкиятен карадылар. Чара барышында район сәнгать мәктәбе “Рапсудия” бию төркеме дә катнашты, Кар кызы белән Кыш бабай да килде. Соңыннан бергәләп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса