Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгының республикабызда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын йөрәктән Туган тел көне уңаеннан тәбрик итәм! Татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бу бәйрәм милләттәшләребез яшәгән һәр җирдә, шулай ук районыбызда да ихлас хөрмәт белән билгеләп үтелә. 2021 елның республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләнүе безнең өчен аеруча кадерле. Туган тел безгә ана сөте белән сеңгән, безне берләштергән, бер гаилә, бер халык итә торган рухи байлык. Аның аша ата-бабаларыбызның зирәк акылы килеп ирешә, аның ярдәме белән без тирә-якны танып белергә өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз.

Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз. Сау-сәламәт булыйк, туган телебездә аралашып, бәхет-шатлыкларда яшәргә насыйп булсын!

Илдар Таҗетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса