Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район “Ак калфак” оешмасы киңәшмә узды

Районыбызда “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы уңышлы эшләп килә. Әлеге оешма милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклауда, аны киләчәк буынга җиткерүдә зур эш алып бара. 

2019 елдан оешманы районыбызның социаль-мәдәни бүлеге җитәкчесе Рәхимә Рәшитова җитәкли. 
Узган атнада район мәдәният йортында “Ак калфак”  оешмасының чираттагы утырышы булды. Биредә оешманың эшчәнлеге турында сүз алып барылды. Бәйгеләр, конкурслар оештыру планлаштырылды. Алар турындагы фикерләрне, тәкъдимнәрне уртага салып сөйләштеләр. Якын араларда 6-7 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында “Татар малае, Татар кызчыгы – 2021” бәйгесе,  «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» фестивале, Сөлге һәм Сандык конкурслары үткәрү күздә тотыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса