Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Райлә Фатыйх: " Максатлар зур, әмма үтәлерлек"

2021 елга планга кергән эшләр күп иде, Октябрьнең 60 еллыгы урамындагы 2, 4, 5, 7 нче йортларның ишегалларын тәртипкә китерү, 2,7 нче йорт ишек алдындагы балалар мәйданчыгын яңарту күздә тотылды.

Әле подрядчиклар эшләрен документ буенча тапшырмадылар, шулай да күп эшләр эшләнде. Хәтерлим, 2012 елда 2 нче йортта яшәүчеләрне сентябрь аенда шок хәлендә калдырганнар иде. Чөнки подвал һәм подъездлар җылытыла дип бездән түләтергә булдылар. Халык, билгеле, ризалашмады. Ул вакыттагы район башлыгы И.Валеевка, район прокуроры А.Хөсәеновка хат яздык. Шуннан соң БТИдан килеп үлчәп подвалга тех.паспорт ясап бирделәр. Шушы хәлдән соң елның 8 аена җылылык өчен фатирның кв.метрыннан түли башладык. Йортка кергән җылылыкны хисаплаучы прибор куярга мөмкинчелек булмады, чөнки җылылык йортка керә һәм чыгып китә иде (транзит). Шул елдан бирле бу сорау ачык калды.

3 ел элек йортка җылылык Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе котельныеннан килә башлады. 2021 елның март аенда хуҗалар кап.ремонтка түләгән акчадан җылылыкны исәпләүче прибор куярга вәгъдә бирделәр. 13 сентябрьдә җылылык бирделәр, ә подрядчиклар күренмәде. Ниһаять 25 сентябрьдә килеп эшли башладылар. Баштагы мәлдә уңайсызлыклар булса да, 7 октябрьдә приборлар дөрес итеп көйләнде. Тугыз ел буена сузылган эш уңышлы төгәлләнде. Элек  бер бүлмәле фатирда яшәүчеләр җылылык өчен 1100 сум түләсәләр, октябрь аенда 300 сум түләделәр. Ике бүлмәле фатирдагылар исә 1600 сумнан - 500 сум, өч бүлмәдәгеләр 2200 сумнан нибары 700 сум акчаларын җылылык өчен түләүгә күчерделәр.

Приборларны көйләгәндә А.Мифтахов белән Е.Бочарев ял көннәрендә дә подрядчиклар янында булып, эш барышын контрольдә тоттылар, рәхмәт яусын аларга.

Соңыннан Е.Бочарев бригадасы  бер ай эчендә ике тапкыр килеп 12 фатирга зарарлы бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткәрделәр.

Гомумән алганда, 2021 елда эшләр уңышлы булды дияр идем. Йорт янына кара балчык китертеп чәчәкләр утырттык, 13 тапкыр өмә оештырылды. Әмма эшләнәсе эшләр дә байтак әле. Подвалдагы тимер су торбалары начар хәлдә, аларны алыштырганга да 14 ел вакыт узган. Җылылык торбаларын яхшылап төрәсе бар.

 Сау булсак болары да эшләнер дип өметләнәбез. Илләр тыныч булсын да, коронавирус кебек афәтләр генә чигенсен иде.

 

Райлә Фатыйх,

“Лидер” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса