Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Райлә Фатих: “Күп фатирлы йортта яшәүнең үз кагыйдәләре бар"

“Күп фатирлы йортта яшәүнең үз кагыйдәләре бар.

Кызганычка каршы, аларны белмәүчеләр дә, белә торып үтәмәүчеләр дә бар. Ул кагыйдәләр нигезендә төнге сәгатьләрдә тынычлык сакланырга тиеш. Ә бездә кайбер гаиләләрдә төнге 12 дә тормыш башлана гына әле.  Ире хатынын, хатыны ирен ун катлы сүгенү сүзләре белән “тәрбияли” башлый. Өйләрендә кечкенә балалары булуын да онытып җибәрәләр.  Төне буе  кечкенә баласын ияртеп эчеп, тузып йөрүче аналар да бар. Эштән соң ял итәргә тиешле күршеләренең, тынычлыгы турында уйламыйлар. Ә күрше фатирларда өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар да яши бит. Алар төнге тавыштан уянгач, йоклый алмый яталар. Иртән кайберләренең башы авырта, кан басымнары күтәрелә.Тынычлыгы бозылган күршеләренең полиция чакырырга мәҗбүр булулары да, штрафлар да куркытмый аларны.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр подъездларны, йорт каршындагы территорияне чисталыкта, тәртиптә тотарга тиешләр. Һәр гаиләнең идарәче компания белән төзегән килешүендә дә ассызыклана бу. Ә төнге “ял”ны яратучы гаиләләр үз чиратларында  ишек төпләрен дә юмыйлар. Кайберәүләр  кирәге калмаган, иске йорт җиһазларын да подъездга гына чыгарып куялар. Еш кына су краннары ватылып, тобалары ярылып, астагы фатирларны су бастыралар. Соңгы 10-15 көн эчендә генә дә шундый 4 очрак  булды.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең күпчелеге  гомуми кагыйдә-тәртипләрне үтәп матур гына яшиләр әлбәттә. Әмма берничә тәртипсез гаилә бөтен йортның тынычлыгын боза шул”.

“Лидер” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Райлә Фатих редакциягә менә шундый эчтәлектәге хат юллаган.

Без исә үз чиратыбызда төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын бозган өчен нинди җаваплылык каралганын аңлатуын сорап район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Фәнис Садриевка мөрәҗәгать иттек.

-“Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында”гы Татарстан Республикасы законы нигезендә, төнге вакытта эш көннәрендә 22.00 дән 6.00 сәгатькә кадәр  ял һәм бәйрәм (ял булган) көннәрендә  22.00 дән 9.00 сәгатькә кадәр гражданнар төрле шау-шу тәэсиреннән сакланган булырга тиешләр.

Ел башыннан эчке эшләр бүлегенең дежур бүлекчәсенә гражданнарның тынычлыгын бозу турында 25 мөрәҗәгать керде. Алар буенча административ  беркетмәләр төзелде. “Тавышлы” фатир хуҗалары белән профилактик әңгәмәләр уздырылды. Күпчелек очракта эчеп-исереп гаиләләрендә тавыш-гауга чыгаручылар, чамадан тыш кычкыртып музыка тыңлаучылар боза инде гражданнарның тынычлыгын. Шундый берәүгә ел башыннан 8 беркетмә төзелде инде. Ноябрь аенда гына да полиция хезмәткәрләренә 4 тапкыр барып тынычландырырга туры килде аны.

Татарстан республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.8 маддәсе нигезендә, төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозган өчен гражданнарга 500 дән алып 1000 сумга кадәр штраф каралган.Шул ук гамәлләр ел дәвамында кабатланса штраф күләме 1500 дән 2000 сумга кадәр арта.

Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса