Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Раяз Фасыйхов: «Миңа кешеләрне кичерү авыр бирелә»

Сәхифәбезнең бүгенге кунагы - Татарстанның атказанган артисты Раяз ФАСЫЙХОВ. Эстрадада Раязның үз йөзе, үз стиле бар. Аның һәр җыры, күңелгә үтеп кереп, җанга сары май булып ята. Бер генә җыры да репертуарга «Ярар, булсын әйдә!» дип очраклы рәвештә генә килеп кермәгән. Әлеге очрашуыбызда да мин моңа тагын бер кат инандым...

- Раяз, әңгәмәбезне биш бала авазыннан яңгырап торган төп нигез турында сөйләшүдән башлыйк әле.
- Өебездә һәрвакыт музыка яңгырады. Һәм безне әти-әни дә, мәрхүмә әбиебез дә сыйфатлы, җитди музыка белән тәрбияләде. Өйдә классик композиторларның пластинкалары яңгырап тора иде. 3,5 яшьтә минем гармун уйнау сәләтем ачылган. Йорт эчендә гармунда яхшы уйный белгән кеше генә уйный иде. Ә без малларга ризык әзерләгәндә, иске мунчада иске баянда уйнарга өйрәндек. Өй исә сәхнә ролен үтәде. «Хәзер сәхнә бөтен кешегә ачык. Кем тели, шул менеп җырлый», - дию­челәр, бәлки, дөресен әйтәдер. Ә бездә алай түгел иде. Кечкенәдән үк сәхнәгә зур хөрмәт белән карарга өйрәттеләр. Әти белән әнинең профессиональ белемнәре булмаса да, безнең музыкага булган сәләтебезне күреп алып, иренмичә, җәяүләп, төрле конкурс­ларга йөрттеләр. Аннан соң, без әбиле йортта үсүебез белән дә бәхетле. Аның безнең арадан китүенә өч ел инде, шуңа күрә хәзер авылга кайту да элекечә үк рәхәт түгел.

- Ике ел элек үзеңә дә «Татарстанның атказанган артисты» дигән дәрәҗәле исем бирелде. Бу вакыйга иҗатыңа карашыңны үзгәрттеме? Гомумән, дәрәҗәле исем алу артистка нәрсә бирә?
- Исем бирелү ул - артистның эшенә нәтиҗә һәм дәүләт тарафыннан бирелә торган бәя. Миңа гына түгел, әти-әнигә дә горурлык. Безнең халык андый исемнәргә игътибар итә әле ул. Ә аны яшь вакытта алу - икеләтә зур дәрәҗә, бәхет, тагын да зуррак мотивация. Шушы өлкәдә эшләгән чордашларым Марсель Вәгыйзов, Филүс Каһиров, Гөлназ Сәфәрова, Вадим Захаров исемнәрне барыбыз да бер тирәдәрәк алдык. Күреп бәяләгәннәр икән, димәк, без дөрес юлдан барабыз. Элегрәк мондый зур исемнәр 40-50 яшьтә генә бирелгән бит. Алай дисәң, ул вакытта аның бик яхшы гына өстенлекләре дә булган. Хезмәт хаклары арткан, җәмәгать траспортында йөрүгә ташламалар булган, гастрольләрдә полулюкс номерлар биргәннәр. Бүген нинди өстенлекләре барлыгын белмим дә. Дәрәҗә, җаваплылык өсти, әлбәттә. Исем алу гына түгел, аны акларга да кирәк бит әле. Үзгәрешләргә килгәндә, зур яңалык­лар алып килде дип әйтә алмыйм, бәлки, җаваплылык хисе арткандыр. Бу исемне алганнан соң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан вакытларда очып чыккан кебек була идем.

- Кайбер артистлар: «Халык тормыш мәшәкатьләреннән арып, концертка ял итәргә, онытылырга килә, аңа шоу кирәк», - дигән фикердә тора. Миңа калса, киресенчә, хәзер кеше күңелне айкарлык, һәр авазны йөрәге аша уздырырлык җырчыларны тыңларга күбрәк йөри. «Пирамида» кебек зур зал арендалап, концерт куючы җырчы буларак, бу мәсьәләгә карата синең фикереңне дә ишетәсе килә иде.
- Тамашачыны аңлап бетереп булмый хәзер. Ул бик төрле. «Пирамида» концертлар залы - иң зәвык­лы, зур бина. Ул минем өчен уңайлы. Узган ел, билетлар сатылырмы-юкмы икән, дип бик борчылган идем. Концертта Салават абый, Зәйнәб, Хәния апалар була дип, афишаларга да куймадым. Алар белән бергә укытучым Венера Ганиева да булырга тиеш иде. Без аның белән итальян телендә җыр башкарырга дип килештек. Тик репетициягә килә алмады, концертка башка шәһәрдән кайтып өлгерергә тиеш иде. Сәхнәгә чыктым, музыка уйный башлады, карыйм - Венера Әхәтовна юк. Музыкантлардан, баш кагып кына, килә алмавын белдем. Ләкин музыканы туктатып булмый, ситуациядән чыгарга кирәк иде. Тоттым да аңа пародия ясадым. Халык көлде, ә мин эчтән генә еладым. Дөресен генә әйткәндә, мондый ситуа­цияләргә еш эләгәм мин. Йә баянчы дөрес көй уйнамый, йә диск туктап кала. Бу мәсьәләдә чыныгылган инде.

- Синең, ялгышмасам, районнарда да концертларың сирәк була.
- Әйе, бөтенләй бирмим дияр­лек. Кызганыч, безнең гастроль тәҗ­рибәсе зур түгел. Бу мәсьәләдә үземнең дә эшләп бетермәгән якларым, ялгышларым бар. Кызганыч, бүген моның белән ныклап шөгыльләнә торган администраторлар юк. Ә болай зур шәһәрләрдә йөрибез, Аллага шөкер.

- Сине шулай ук «солянка» җырчысы дип тә әйтеп булмый.
- Дөрестән дә, ул концертларда чыгыш ясарга яратмыйм, чөнки күңел халәтемә туры килми. Мин каршы да түгел, алар булырга тиеш, чөнки халык яратып йөри. Ләкин җырлый белә торган җырчы үзенең концертлары белән йөрергә тиеш дип уйлыйм. Шуңа күрә артистлар «солянка»да җырлаучыларга һәм үз тамашаларын куючыларга бүленә. Соңгылары ике-өч сәгать буена тамашачыны тотып тора ала торган була. Үз тамашаларымда сыйфатка, фәлсәфи темаларга өстенлек бирәм, кешенең күңел кылларын тибрәтергә яратам. Мин башка төрлерәк уйлыйм, фикерләремне бүтән төрлерәк бирер­гә тырышам. Бәлки, мине тулысынча кабул итә, ошата, аңлый торганнар алай ук күп тә түгелдер, ләкин замана шаукымына ияреп китәргә теләмим. Шуңа күрә елына 200әр концерт та куймыйм. Мин - романтик җыр­чы һәм онытылган иске җырларны яңа стильдә җырларга яратам. Тере музыка уен кораллары белән эшләргә тырышам. Шәхсән үзем Дедюляның концертларын яратам. Ул бер сәгать тә егерме минут рәхәтләнеп уйный-җырлый да кайтып китә. Гомумән, Мәскәү җырчыларын хөрмәт итәм, чөнки алар бар игътибарны үзләренә җәлеп итеп тора алалар. Ә менә үзебезнекеләрнең концертларына йөргәнем юк диярлек. Яңалык булса гына барам. Мәсәлән, Ильвина концерты бик ошады. Үзенчәлек­ле, яңалык алып килә торган, бик күп көч һәм чыгым чыгарган затлы концерт иде ул. Мин аны эстраданы сыйфат ягыннан яңа биеклеккә күтәрер­гә иде, дип янып йөрүчеләрнең берсе дим. Аннан соң Идрис Газиевның концертын башыннан ахырына кадәр карап утырыр идем. Кызганыч, Илһам Вәлиев минем белән бер көнне куя. Аңа да барыр идем. Тагын Салават абый концертларын бик яратам. Рәхәт кичереш­ләр белән чыгасың аннан. Җырлары җитмичә, сусау басылмый кала. Тамашачы яхшы җыр­чының концертларыннан әнә шулай «ачлы-туклы» китәргә тиеш.

фотоmamadysh-rt.ru

http://shahrikazan.com/news/intervyu/rayaz-fasyykhov-mia-keshelrne-kicher-avyr-birel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев