Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Равил Шәрәфиев исемендәге алтынчы районкүләм үзешчән театр коллективлары фестиваленә йомгак ясалды

Узган атнада Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап үткәрелгән Равил Шәрәфиев исемендәге алтынчы районкүләм үзешчән театр коллективлары фестиваленә йомгак ясалды.

Фестиваль ике ай дәвамында районыбызның мәдәният йортлары һәм авыл клубларында уздырылды. Сайлап алынган ун коллектив арасыннан мәртәбәле жюри  Гран-прига ия булучыны, I-II-III дәрәҗә лауреатларын ачыклады.

Тәбрикләү тантанасына Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М. Җәлил, М. Сәлимҗанов исемендәге бүләкләре лауреаты Равил Шәрәфиев үзе кайткан иде. Якташыбызны залдагы тамашачы аягүрә басып каршылады.

Фестивальдә катнашучыларны котлау өчен сүз Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафинага бирелде. Ул үз чыгышында театр коллективларына ихлас рәхмәтен җиткерде, фестивальнең дәвамлы булырына өмет-ышанычын белдерде.

-Фестиваль елдан ел масштабын киңәйтә. Бу халкыбызның чыннан да иҗатка гашыйклыгын, театрны яратуын дәлилли. Күңелдәге хис-тойгыларны уята алырлык спектакльләрне сәхнәгә куеп тамашачыга җиткерә алган режиссерларга, үзешчәннәребезгә һәм аларның иҗади хезмәтен бәяләгән Равил абый Шәрәфиевка рәхмәтле без, - диде ул.  

Әйе, театрның гаҗәеп серле көче бар. Ул елатырга, көлдерергә, юатырга да мөмкин.  Чөнки спектакльләрне караганда беравык тормыш мәшәкатьләреннән арынып онытыласың, рухи яктан ял итәсең.

-Без – бүгенге көннең өлкән, тәҗрибәле артистлары, барыбыз да үзешчәнлектән күтәрелгәнбез. Театр - үзе бер мәктәп, аның өчен махсус уку йорты тәмамламасаң да сәхнә үзе укыта, дәрес бирә ул. Районыбызда шундый театр коллективларының яшәп килүенә сөенәм мин. Алга таба да уңышлар телим, - диде Равил ага Шәрәфиев үзенең котлау сүзендә.

Аннары фестивальдә катнашучы коллективларга, төрле номинацияләр буенча истәлек бүләкләре тапшырылды.

Зур Мәшләкнең “Җидегән чишмә” театр сөючеләр клубы (җитәкчесе Энҗе Фәхретдинова), Котлы Бөкәштән “Хәлфә бабай оныклары” (Илшат Заһидуллин), Бирдебәктән “Күңелле сәхнә” (Евдокия Толстова), Күгәрченнән “Зәйтүнә” (Чулпан Мингарипова), Кызыл-Йолдыз авыл клубының “Чудеса в решете” (Лариса Кибякова), Таулар авылыннан (Газинур Җәләлов), Яңа Арыштан “Арыш” (Гөлүзә Ситдикова), районыбызның Агротехникум “Ләйсән” театр коллективларына (җитәкчеләре Альвина Шиһапова, Гүзәл Дормидонтова) Равил Шәрәфиев һәм Айгөл Вафина чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар.  Шулай ук үз рольләрен яхшы башкарган үзешчәннәр, режиссерлар да үз номинацияләре буенча бүләкләнделәр.

Фестивальнең иң дулкынландыргыч, көтеп алынган мизгеле, әлбәттә, җиңүче кубогына ия булучылар иде.

Авыл клублары арасында җиңүче кубогы белән Кече Әшнәк авылының “Нур” театр сөючеләр клубы (җитәкчесе Ирек Бикметов); III – дәрәҗә лауреат Дипломы һәм җиңүче кубогы белән Олы Елга  авылы мәдәният йорты “Яшьлек” театр сөючеләр клубы (җитәкчесе Алсу Әльмиева); II – дәрәҗә лауреат Дипломы һәм җиңүче кубогы белән Югары Тегермәнлек авыл мәдәният йорты “Балкыш” театр сөючеләр клубы (җитәкчесе Гөлгенә Гәрәева); I – дәрәҗә лауреат Дипломы һәм җиңүче кубогы белән Олы Кульга авылы мәдәният йорты “Арлекино” театр сөючеләр клубы (җитәкчесе Татьяна Логинова) бүләкләнде.

Ә инде фестивальнең төп җиңүчесе, Гран-при Дипломы иясе, мәртәбәле жюри әгъзалары тарафыннан бертавыштан сайлап алынган Корноухово авыл мәдәният йорты “Сәйлән” театр сөючеләр клубы (җитәкчесе Гүзәл Хәбибуллина), фестивальнең нигезләмәсе буенча, үзенең иҗат җимешен – Мөнирә Сафинаның “Безне дә онытмагыз” спектаклен тамашачы хозурына тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса