Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Равил Сафин: «Кечкенә чактан китап укырга яраттым»

Равил хәзрәтне Полянка авылы мәчетендә эшләгән вакытлардан беләм. Соңрак аның белән тормышымдагы вакыйгалар кабат очраштырды.

Мине аның гадилеге, ачык йөзле булуы, кешеләрне хөрмәт итүе җәлеп итте. «Безгә шул вакытта иман турында сөйләде, энциклопедик шәхес» - дип язганнар курсташлары.
Бу юллар мине Равил хәзрәт Сафин белән әңгәмә кору теләген тагын да көчәйтеп җибәрде.  Һәм мин аның тормыш юлы, ничек дингә килүе белән кызыксындым.
– Равил хәзрәт, кайсы якларда туган урыныгыз? Дин белән кызыксыну кайчан һәм нидән башланды?
– Мин тумышым белән Түбән Ырга авылыннан. Кечкенә чактан китап укырга яраттым. Гарәп телендәге язулар белән мәктәптә укыганда кызыксына башладым. Гарәпчәне өйрәнү өчен түр башында эленеп торган матур гөмбәзле мәсҗиднең өске ягына язылган Әйәтүл-Күрсине күчереп яза башладым. Аны миңа килеп яздыргалыйлар иде.
Безгә әтинең бертуганы Өммегөлсем апа җәй көне кунакка кайткач безнең өйгә аның кордашлары җыелып кич утырып сөйләшәләр, аралашалар. Өммегөлсем апабыз Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакыйларның әдәби әсәрләрен укый иде. 9-10 яшьләремдә исә мин аларга күмер самоварын кайнатып чәй әзерли торган идем.
16 яшемдә Казанга китеп урнаштым, аннары Түбән Кама шәһәренә күчтем. Һөнәрем буенча мин балта остасы, электрик.  Армиядә суыткычлар төзәтү буенча укыдым.  Кайткач шул һөнәрем буенча эшкә урнаштым.
Түбән Камада бай китап кибете бар иде, эштән бушаган вакытларда китаплар сатып алып гел шуларны укый идем.
Түбән Камада «Дин тарихы» укыттым. Ханты-Мансийский автономный округта 10 ел хезмәт иттем.
 – Сезгә якыннарын югалткан кешеләр килгәндә, сез нинди хисләр кичерәсез?
– Бу авыр чорда кешеләргә ярдәм итәсе килә. Без догалар укыйбыз һәм аларның хәсрәтләрен бераз җиңеләйтү һәм кайгыларын җиңәргә ярдәм итү өчен киңәшләр бирәбез.
– Равил хәзрәт, догалы сәгатьләр ясаганыгызны беләм, шул турыда берничә сүз әйтсәгез иде.
– 2005 нче елда «Глобал» дигән сәгатемнең проектын ЦТВ каналыннан да күрсәткәннәр. Ул сәгать җир шарының һәрбер ноктасының төгәл вакытын күрсәтә ала иде. Механизмы бик кыйммәтле булуы сәбәпле эшләнмичә калды. Тапшыру «Куранты для Сургута» дип аталган. Мин аны үзем күрмәдем,  мәсҗидкә йөрүчеләр әйттеләр.
Суыту җиһазларын кору, төзәтүдә эшләгән чагымда сәгать механизмын куллану нәтиҗәсендә туган фикер бу. Хәзер дә буш вакытымда сәгатьле шамаильләр ясыйм.
– Равил хәзрәт кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Райондашларга хезмәт итү юлында уңышлар телибез, эшләгән эшегезгә сөенеп-шатланып яшәргә язсын.

Таңсылу Минһаҗева 
язып алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса