Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Равил Кәримов: «Рәхмәт остазларыма»

2023 нче ел Президентыбыз В. В. Путин тарафыннан Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.

 Шул уңайдан укытучылык һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшенергә ярдәм иткән, бу изге эштә үз юлымны табарга юнәлеш биргән остазларыма рәхмәтемне белдерәсем килү кулыма каләм алырга этәргеч бирде. Араларында инде бакыйлыкка күчкәннәре дә байтак, алар өчен бу язмам, дога булып ирешсен.
Безнең нәсел агачына күз салсак, анда укытучылык һөнәренә ия булган, югары дәрәҗәләргә ирешкән укытучылар да бар. КФУ ның Яр Чаллы филиалында кафедра мөдире булып хезмәт куючы, физика-математика фәннәре докторы, профессор Әмир Сөләйман улы Сибгатуллин моңа ачык мисал булып тора. Ләкин гаиләбездә укытучы һөнәрен сайлаучы мин үзем генә. Әтием шофёр,  әнием гади колхозчы булуга карамастан, мин укытучы һөнәрен сайладым.
Бу һөнәрнең никадәр авыр, җаваплы икәнлеген мәктәп елларында ук күреп үстем. Укытучыларым арасында төрлеләре очрады: үз эшләрен бик үк өнәп бетермәүчеләре дә, җаваплылык тоеп, бар булган белемнәрен укучыларына җиренә җиткереп бирүче, белемле, тәрбиялеләре дә. Шушы урында үземнең мәхәббәтемне яулаган газиз укытучыларыма, рәхмәтемне белдереп китәсем килә. Болар: беренче укытучым Нурсөя Ярмөхәммәтова, сыйныф җитәкчем Ә. Хәмидуллин, фән белгечләре  А. Алексеев, Р. Таҗетдинова, С. Мифтахова, Ф. Имамиева, Р. Вәлиева, М. Таҗетдинов, Г. Нәбиуллина, Н. Мамаковлар. Аларның төпле, тирән белем һәм тәрбия бирүләре мине 1991 нче елда Казан дәүләт педагогия институтының математика факультетына алып килде. Анда укыган елларымда педагогиканың асылын аңларга, төгәл фәннәрне тирәнтен үзләштерергә зур өлеш керткән Ә. Хуҗиәхмәтов, С. Хәйруллин, Н. Гафуров, Ф. Зарипов, В. Закиров, М. Сабитов, Н. Хисмәтуллина, Ә. Миңнуллина һәм башка  укытучыларыма шулай ук рәхмәтем зур. 

 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

автор Равиль Каримов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса