Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Равил Фәйзуллин якташларын Казанга җыйды

“Татмедиа” бинасы гөж килеп тора. Алма төшәр урын да юк.  Якташыбыз, халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның Татарстан китап нәшриятында яңа гына басылып чыккан “Әхсән хатлары” китабын тәкъдим итү чарасына җыела халык.  

 

Бер төркем Әхсән Фәтхетдиновның рәсемнәр күргәзмәсен тамаша кылса, икенчеләр яңа китап белән таныша. Ә китап авторы Равил абыебыз кунаклар  каршылый, котлаулар кабул итә. Кемнәрдер килеп аның кулын кыса, кемдер,   якын итеп,  аркасыннан кага. Кунаклар арасында   депутатлар, язучылар, рәссамнар, радио-телевидение журналистлары  да шактый.  Иң күбесе – Балык Бистәсе районыннан чыккан танылган шәхесләр.  Шуңа күрәдер дә,  чара беркадәр  Балык Бистәсе районы якташлык җәмгыятенең күчмә җыелышын хәтерләтә. Барысы да  Равил аганы яңа китабы белән котларга килгәннәр.  


Эпистоляр жанрда язылган әлеге басма 1000 данәдә нәшер ителгән. Китап  36 хаттан тора. Аларны Татарстанның Халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов Равил Фәйзуллинга язган булган. Тәкъдим итүне  Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин ачып җибәрде. Китапның  күп өлеше республика китапханәләренә таратылачагын әйтте. Яңа китап турында фикер алышу җанлы рәвештә барды.
–Бу китапны чыгарып, Әхсән абый алдындагы бурычымны үтәдем дип саныйм, – диде халык шагыйре Равил Фәйзуллин.
–  Хатлар жанрын яңадан әдәбиятыбызга кайтарган   китапны филология, журналистика юнәлешендә өйрәнсеннәр иде, – диде Татарстанның  Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал. 
Татарстанның мәгариф һәм фән министры  Илсур Һадиуллин: “Әхсән хатлары”  китабы мәктәптә һәр укучының өстәл китабына әверелсен иде”, –  дигән теләген белдерде.


Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова   якташ шагыйребезнең иҗаты белән горурлануын, тиздән Юлсубино авылында Равил Фәйзуллин музее ачылуын әйтте. 
–Музейны Равил абыйның үзе белән киңәшләшеп, бүгенге заман таләпләренә туры килә торган итеп  эшлибез. Бу эшкә архитектор, төрле белгечләр җәлеп ителгән. Музей май аенда ачылачак. Бу китапка күпме хезмәт салынгандыр, күпме йокысыз төннәр үткәндер, шуның өчен сезгә рәхмәт әйтәбез,– диде Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры, Балык Бистәсе якташлык җәмгыяте җитәкчесе   Нурия Һашимова. Әдипне яңа китабы чыгу белән тәбрикләде.   
Белгәнебезчә, Ислам университеты хезмәткәре Нәзирә Гыйззәтуллина белән яшь шагыйрә Алинә Бикмуллина да музейны оештыруда Равил абыйга   ярдәм итәләр. 
“Әхсән хатлары”н тәкъдим итү үзенә күрә милләтебезнең әдәбияты белән рәсем сәнгате бердәмлеге бәйрәме дә булды. Татарларның  бик талантлы зур халык вәкиле булуын тагын бер мәртәбә  раслады. 
Очрашуның рәсми өлеше тәмамлангач та, Балык бистәлеләрнең тиз генә таралышасы килмәде. Район тормышына кагылышлы тагын күп кенә мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр.
–Бер дә югалмый торган, кешенең яшәешен мәңгеләштерә торган гамәл бар –  үзеңнән соң агач утыртып  калдыру ул. Юлсубино мәктәбе янында Равил Фәйзуллин скверын булдырырга, агачлар утыртырга   тәкъдим итәм,     –диде  Казан аграр университеты профессоры  Харис Мусин. Аның бу тәкъдимен райондашлар хуплап кабул иттеләр.  
–Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселокның үзәгендә зифа каеннар   белән әйләндереп алынган  ике түгәрәк күл бар. Яр буйларында   чишмәләр агып тора. Күлләрне чистарта башлаганнар иде. Эш ярты юлда тукталып калды. Аларны чүп-чардан арындырып, каенлыкны тәртипкә китерсәк,   менә дигән ял паркы ясап була. Туристлар өчен дә бер дигән маршрут булачак. Балалар һәм яшүсмерләргә кышын, җәен ял итә торган әзер спорт мәйданчыгы  бу. Яңа чыгымнар тотып агачлар утыртып та торасы юк. Бу урын күптәннән  игътибар көтә, – диде шагыйрә Рәсимә Гарифуллина.
Музейлар турында яңадан сүз кузгатылды.  Шагыйрә Фәүзия Солтан Олы Солтан авылындагы музейның бүгенге хәле, андагы кадерле экспонатларның язмышы  өчен борчылуын, ярдәм кирәклеген әйтте. Якташларыбыз аның үтенечен дә бердәм  хупладылар.
–Безнең әти-әниләребез укыган, Рауза Хәйретдинова, Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов, Әхәт Гаффар, Вәкыйф Нуруллин кебек танылган шәхесләребез белем алган  Олы Солтан мәктәбе тарихы да шунда саклана.  Музейны  югалтмаска, ярдәм итәргә кирәк, – диделәр К. Тинчурин театры артистлары Ирек Хафизов, Рөстәм Гайзуллин, Нуретдин Нәҗмиев. Чарада катнашучы  Г. Камал театры артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты  Равил Шәрәфиев та бу фикерне шатланып кабул итте. 
Казан кооператив институты мәдәният үзәген җитәкләүче Флюра Абдуллина шагыйрь Миргазиз Укмаси каберен тәртипкә китерү, кабер ташы куярга кирәклеге турында сөйләде. Нурия   Һашимова  бу мәсьәләләрнең барсы да якташлык җәмгыяте   контрольлегендә булуын, киләчәктә уңай хәл ителәчәген  вәгъдә итте. 
Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова: “Нурия Миннәхмәтовна якташлык җәмгыятендә күп эшләр башкара. Аңа нинди нинди генә сорау белән   мөрәҗәгать итсәк тә яклау таба, ярдәм итәргә әзер тора. Киләчәктә дә кулга-кул тотынып эшләрбез”, – дигән ышаныч  белдерде. 
Якташлар   очрашуына әйләнгән китап тәкъдим итү чарасы һәркемдә уңай тәэсирләр калдырды, чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде.
               
Роза Гариф. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса