Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Раушания Юкачева операциягә әзерләнгән , өлгерә алмый калган

Татар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваны соңгы юлга озатты.

 Мәрхүмәнең бертуган сеңлесе Рузалия ханым сүзләренчә, алар телефоннан сөйләшкәндә Раушания ханым сүзләрен һәрвакыт “исән-сау яшәргә язсын” дип тәмамлый торган булган.

“Соңгы елларда ул сүзләрне нишләптер бик еш кабатлый  иде. Бу хәл безнең өчен бер дә көтмәгәндә, аяз көнне яшен суккандай булды. Шифаханәдә әзрәк сәламәтлеген ныгытам дип барып кайтты. Операциягә әзерләнде, өлгерә алмый калды. Үт куыгында таш иде...”, - ди Рузалия ханым.

Алар гаиләдә биш бала үскән. Рузалия ханым – төпчекләре. Анардан олырак апалары 40 яшендә юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булган.

 Танылган артист Айдар Хафиз белән Раушания апаның әтисе Хөснетдин ага бертуганнар. Айдар абыйны соңгы юлга озатканда Раушания апа безнең нәселдә озын гомерле кешеләр, дигән иде.

“Әбиебез 103 яшенә җиткән иде. Садри бабаебыз 95 тә китте. Әле мин шуның кадәр авырулары булса да, 80 яшьләргә кадәр җитәр дип өметләндем. Ул авыруларын, борчуларын күрсәтмәде. Сабыр, түземле булды. Мин авыртам дип елап йөрмәде. Авыртканын үзе генә белде. Кеше авырып ятса, бер хәл. Әле бик яшь иде. 64 яшь нәрсә инде ул?! Барыбызны да җыеп торды, бик ярдәмчел булды. Авыл өйләрен дә карап, барлап, ремонтлар ясап торды. Төп нигезебез саклана. Аны шунда алып кайтабыз”, - диде Рузалия ханым.

Билгеле булганча, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева 64 нче яшендә арабыздан китте. Аны Питрәч районы Күн авылында җирләячәкләр. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/operatsiyag-zerlngn-ide-lger-almady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса