Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәшит Нәҗипов республика конкурсында җиңүче булып кайтты

Һәр җитәкче бүген үзенең төп хезмәте белән бергә беренче чиратта рәсми булмаган төстә җәмәгать тәрбиячесе вазыйфаларын да уңышлы төстә башкара.

 Без моны еш кына бүгенге көндәлек тормышыбызда да күреп торабыз, андый хезмәткәрләр белән даими рәвештә таныштырып та барабыз. Әле күптән түгел генә күп еллардан бирле инде районыбызның иң эре авыл җирлекләреннән исәпләнгән Котлы Бөкәш төбәгендә хезмәт куючы җитәкче Рәшит Нәҗиповның  “Җәмәгать тәрбиячесе” республика конкурсында   җиңүче булып танылуы хакында ишеткәч без аның белән элемтәгә кердек.

Әлбәттә,  беренче чиратта җитәкчене әлеге мәртәбәле бүләге белән тәбрикләп, кыскача гына аның көндәлек хезмәтләре белән дә кызыксындык. Рәшит Газиз улы үзенең туган ягы-Балык Бистәсенә моннан 40 ел элек кайтып төпләнә. Иң элек ул күрше-тирә авылларда үз һөнәре буенча эшли, бер үк вакытта җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Шул чорлардан ук ул яшүсмерләр арасында киң тәрбия эшләре алып бара. Аларның җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотышын контрольдә тота. Әлбәттә инде хуҗалыкта баш белгеч буларак, яңа гына техник уку йортларын тәмамлап килүче егетләр арасында да тәрбия эшен йомшартмый. Беренче чиратта аларның үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарулары өчен тырыша. Әнә шуларның барысын да истә тотып әле күптән түгел генә Рәшит Газиз улы Нәҗипов “Җәмәгать тәрбиячесе” республика конкурсында  җиңүче булган иде. Җаваплы эшендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен  район башлыгы Радик Ислямов та аны җылы тәбрикләде һәм  тантаналы төстә республикабыз бүләге- Диплом тапшырды.

 

  Галим Аман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса