Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәсимә Шәйхиева: «Минем тәрбиядә булганнар мине хөрмәт итәләр, яраталар, килгәнемне көтеп торалар»

Тормышта ялгызың гына булдыра алмаган, читтән ярдәм көткән чаклар була. Якын кешеләре булмаса яки балалар башка шәһәрдә яшәсә яки еш кайта алмасалар, ярдәмгә район социаль ярдәм бүлегенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре килә.

«Доверие–Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге инде 25 елдан артык эшли. Өлкән яшьтәге кешеләрдән тыш, хезмәткәрләр инвалидларга, шулай ук гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итәләр.

Бүгенге язмамның герое - ягымлы карашлы, күңелендә шәфкатьлелек һәм матурлык йөрткән Рәсимә Тәхау кызы Шәйхиева. Ул социаль хезмәткәр буларак, һәрчак үзенең хезмәтенә тугры. Аның карамагында 9 кеше. Көненә 5-6 кешегә ярдәм күрсәтә. Араларында төрле хәлдәге  ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар. Әнә 87 яшьлек карчык күптән түгел операция кичергән. Рәсимә аңа өченче ел инде ярдәм итә, йорт эшләрендә булыша.

 - Без гадәттә көнкүреш хезмәтләрен башкарабыз, - дип сөйли Рәсимә. – Кирәк булганда башта юынырга, киенергә булышабыз, кан басымын үлчәргә, өй җыештырырга, кибеткә барып азык-төлек сатып китерергә, аш әзерләргә кирәк. Аннары урамга һавага алып чыгабыз, сөйләшәбез, тагын нәрсә эшләргә икәнен сорыйбыз. Кайвакыт мунчаны да ягабыз, мунчада һәм душта юынырга булышабыз. Мин өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өч ел эшлим. Эшем миңа ошый. Минем тәрбиядә булганнар мине хөрмәт итәләр, яраталар, килгәнемне көтеп торалар. Өйгә яки квартирага килгәндә: «минем кызым килде», дип каршы алалар.

Күп еллык намуслы хезмәте өчен Рәсимә Тәхау кызы  2023 елда Балык Бистәсе районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Рәсимә 1976 елда Анатыш авылында туа, гаиләдә ике кыз һәм ике малай була. Әтисе Тәһау Гайнетдинов Черняховский исемендәге колхозда тракторчы-механизатор, әнисе Суфия колхозда 42 ел сыер савучы булып эшли. Булачак ире белән Рәсимә клубта дискотекада таныша. Раил аңа шундук ошый. “Ул эш сөючән, тырыш, тыныч холыклы. Туй ясадык. Башта Анатышта яшәдек. Соңрак Полянкада йорт салдык. Тормышыбыз матур, тату яшибез. Мин бәхәсләшергә яратмыйм, конфликтка кермим, дәшмәү яхшырак дип саныйм. Раил балыкчы булып эшли, үз көймәсе бар, безне дә балыкка алырга ярата. Дүрт улыбыз бар: Мәхмүт, Марат, Эмиль, Имран. Алар зурлар инде. Өлкәннәре Казанда эшлиләр. Эмиль быел авыл хуҗалыгы техникасы буенча инженер белгечлеге буенча Агротехникум тәмамлады, кечесе Балык Бистәсендәге 1 нче мәктәп-гимназиядә укый. Оныгыбыз Әмиргә 1,5 яшь.

Гаиләбез белән табигатькә, балыкка еш чыгабыз. Хәтта кыш көне дә бозда балык тотарга барабыз. Су коенырга яратабыз. Әнигә инде 87 яшь, ул апам белән Анатышта яши. Аңа да ярдәм итәргә тырышабыз, - дип сөйли Рәсимә.

Ул бакчада яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерергә ярата. Буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнә, оекбашлар, бияләйләр, свитерлар, шарфлар бәйли.

Менә шундый ихтирамлы, хезмәт сөючән һәм игелекле ул Рәсимә Тәхау кызы Шәйхиева. Аңа һәм аларның гаиләсенә бәхет, уңышлар, тормышларына бәрәкәт, тынычлык телик.

Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса