Рәшидә Сәлахиева: «Ни хәл кыласың, тәкъдирдән узып буламыни...»
“Йөзеннән яшәү көче балкып торганда, кеше үзе нур кебек: яктырта да, җылылык та бөрки”.
Кече Укмас авылыннан Рәшидә апа Сәлахиева белән танышып сөйләшә башлагач та күңелемә килгән беренче уй шушы булды.
Чынлап та язмышына күнеп, тормышта күпне күрсә дә сер бирми яшәүче Рәшидә апа авызыннан ишетелгән һәр җөмлә гыйбрәт-сабак алырлык. Әнә ул, пөхтә итеп җыештырылган өй түрендәге йомшак диван читенә утырган да, җай гына гомер йомгагын сүтә.
–Мин үзем 1944 нче елгы, балам. Әти сугыштан исән-сау кайтып әни белән безне – өч баланы тәрбияләп үстерделәр. Әти-әни икесе дә бик эшчән, уңган булдылар. Кечкенәдән абыйларны да, мине дә эшкә өйрәттеләр. Мин үзем Кече Укмаста, аннары Дикое Поле терлекчелек фермаларында эшләдем. Пенсиягә дә шуннан чыктым, – ди ул.
Җеп очын шулай кыска итеп очлап куйса да, сөйли торгач тормышының башка якларын да ачып салды мөлаем йөзле Рәшидә апа.
– 1963 нче елның 9 июнендә, Яншык авылы сабантуе көнне, Рәхимулла белән никах укыттык. Миңа 19 яшь, ә ул миннән 7 яшькә зуррак иде. Мин шушы нигезгә килен булып төштем. Кайнана-кайната белән бергә яшәдек. Бик әйбәт булдылар. Әти генә (кайната) иртә вафат булды, ә әни (кайнана) белән 24 ел бергә яшәдек. Әти бик оста мич чыгаручы иде. Кибеткә азык-төлеккә барса да ящигы белән алып кайтыр иде, юмарт булды. Әни бик акыллы, эшләгәнемне күреп мактады да, белмәгәнемне өйрәтте дә. Шулай бергә гомер иттек инде, – ди Рәшидә апа.
Бер-бер артлы ике бала – Мөршидә белән Рәис дөньяга килгәч тормышлары тагын да түгәрәкләнеп, ачылып китә яшь гаиләнең. Ел тәүлеге колхозда механизатор булып хезмәт куйган Рәхимулла аганың балалар тәрбияләргә әллә ни вакыты булмагандыр да. Әмма балалары тәүфыйклы, миһербанлы, эш сөючән сыйфатлары белән әти-әнисенә охшап үсәләр. Әледән әле аларны мактап куюыннан ук йөзенә канәгать елмаю җәелә Рәшидә апаның.
–Балаларымнан гына түгел, киявем белән киленемнән дә бик уңдым Аллага шөкер. Кызым гаиләсе белән авылда яши, улым Рәис район үзәгендә. Барысы да кайтып-килеп хәлемне беләләр, булышалар. Рәхимулла гына бу көнне күрә алмады, вафат булды. 33 ел бергә яшәп калдык. Ни хәл кыласың, тәкъдирдән узып буламыни...– ди ул.
Сабырлыгы белән дөнья көткән, әле дә онык-оныкчыклары өчен йомшак бияләй, оекбашлар бәйләгән тынгысыз күңелле Рәшидә апада бу минутларда татар хатын-кызының чын асыл йөзен күрдем мин. Яшәү тәмен, тормыш матурлыгын тоеп гомер кичү иде бу.
Фарваз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia