Раштуа бәйрәме уңаеннан район башлыгы Илдар Таҗетдинов котлавы
Раштуа бәйрәме уңаеннан район башлыгы Илдар Таҗетдинов котлавында мондый юллар бар:
«Православие динендәге хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм! Күпмилләтле районыбыз соңгы елларда рухи күтәрелеш кичерә, традицион дини нигезләребезгә кайту киңрәк колач ала. Халыклар дуслыгын ныгыту, җәмгыятьтә толерантлыкның кагыйдәгә әверелүе нигезендә тарихыбыз белән кызыксыну арта, гыйбадәтханәләр ачыла. Башка диннәр кебек православие дә халыкка хезмәт итүдә активлык күрсәтә. Раштуа гаиләләрегезгә иминлек, шатлык-сөенечләр алып килсен, туганнар һәм дусларны бергә җыйсын!».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia