Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рашат Мифтахов төгәллекне үз итте

Әллә инде яшьлек елларында бер коллективта үзара ярдәмләшеп, дус-тату бердәм булып хезмәт куйганга ул данлы еллар бер дә хәтердән чыкмый.

Бүген Республикабызда  исеме  күпләргә таныш булган элеккеге хезмәттәшем Вахит Имамов белән эшләп йөргәндә ул вакытлардагы баш мөхәрриребез Харис Әшрәфҗанов тырышлыгы белән  Казан Дәүләт университетын тәмамлаган ике яшь дипломлы белгечләр Рашат Мифтахов белән Нияз Акмаловны редакциябезгә эшкә кайтардылар. Шуннан соң иҗат коллективыбыз тагын да җанланып киткәндәй булды. Гадәттә, яшьләр коллективта “мөгез” чыгарырга яратучан була бит инде. Бу гаять сәләтле ике егет берсеннән-берсе уздырып төрле жанрларда  очерк, чәнечкеле язмалар белән еш чыгыш ясарга гадәтләнеп киттеләр. Иң әһәмиятлесе, баш мөхәрриребез дә аларның язмаларына кагылмады, төзәтмәде. Хуҗалык һәм район җитәкчеләре: «Егетләреңне тый әле», дип борчылып килгәндә ул алар алдында, күрми калганмын, ну мин аларны “утлы табада”  биетәм әле,- дип тынычландырып җибәрә иде. Шуннан соң, барыбызны да үзенә чакырып, булдыргансыз егетләр, шулай дәвам итәргә кирәк дип озатып калгалады. Безне яклап еш кына район җитәкчеләре белән дә  телгә килгәләде. Читтән кайткан кеше җитешсезлекләрне тиз күреп алучан була бит. Дипломлы белгечләребез дә  бер нәрсәне дә игьтибарсыз калдырмадылар. Ул елларда җирле радионы җитәкләгән сәләтле журналистны район җитәкчеләре дә бик тиз күреп алып, аны тагын да үстерү ниятеннән район  аппаратына эшкә алдылар... 
Каләмдәшебез, Рашат Мифтахов үз районыбыз егете,  Олы Әшнәк  авылында туып үскәнгәмедер ул  районыбызны нык яратты. Хуҗалыкларда һәм авыл Советларында булган кимчелекләрне, җитешсезлекләрне күңеленә бик авыр кабул итә иде. Шуңа тәнкыйть мәкаләсе язганда да барысын да җентекләп тикшереп, гаепле дип санаган җаваплы кеше күңеленә артык каты бәрелмәскә тырышып, һәр нәрсәне тирәнтен уйлап, анализлап язып бирергә ярата иде. Бер сүз белән әйткәндә, төгәллекне үз итте, һәр йөкләнгән  эшне күңелен биреп, аны җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнде ул. Боларның барысы да аның күңеленә бик кечкенәдән үк салынган булган икән. Чөнки, элеккеге укытучылары Рәхим Бакиров белән Рәиф Газизовларның әйтүләре буенча мәктәп елларыннан үк актив, хезмәт сөючән булган егет. Олы Әшнәк сигезеллык мәктәбендә укыганда ук аны мәктәпнең “Дежур тавышы” стена газетасының баш мөхәррире итеп билгелиләр.  Аңа әнә шулай кече яшьтән үк иҗатка бирелеп, җәмәгать эшләрен үтәргә, бик тырышып укырга туры килә. Мәктәп елларыннан ук  инде ул әтисе, фронтовик, күп еллар дәвамында Белоруссия урманнарында партизан отрядында илебез азатлыгы өчен көрәшкән әтисе Габделхак абый турында истәлекләрне язып район газетасында бастырып чыгарырга өлгергән. Остазларының әйтүләренә караганда, мөгаен аның үз алдына куелган олы максатларга ирешү өчен бар күңелен биреп йөрүе, үзлегеннән күп укуы,  хезмәт сөючән, тырыш булуы гаиләдән, әти-әнисеннән килгәндер аңа. Алар икесе дә күп еллар дәвамында авыл мәктәбендә балаларга белем бирүдә эшләгәннәр. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса