Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рания Хафизуллина: «Һәр сөйләшү алтын бәясенә тиң»

Шулай ук Биектау авылында олы йөрәкле, ачык йөзле Рания Хафизуллина да гомер кичерә. Аның янына да керми китә алмадык.

Улы Илнур Хафизуллин 2022 елның 24 октябрендә мобилизация буенча чакырылган. Чакыру кәгазен алу гаилә өчен җиңел сынау булмый, әлбәттә. Шул вакыттан бирле Рания апа өчен һәр көн улыннан хәбәр көтүдән башлана . Аның белән элемтә бары тик улының мөмкинлеге барлыкка килгәндә генә саклана, шуңа күрә һәр сөйләшү аның өчен аеруча кадерле.

Күптән түгел Илнур өйгә ялга кайткан.

Әнисе сүзләренчә, ул хезмәт турында сирәк сөйли, якыннары янәшәсендә булуны өстен күрә. Туганнар белән бергә үткәрелгән шундый күңелле мизгелләр гаилә өчен иң кадерлесе . Рания апа сөйләгәнчә, йортыннан еракта булса да, аның улы башкалар турында кайгыртуын дәвам итә. Иптәш сугышчылары да аның турында бары тик яхшы яктан гына телгә алар. Рания апа кызы Раилә Хәбибуллина белән махсус хәрби операциядә булган егетләребез өчен авылның битараф булмаган кешеләре белән берлектә гуманитар посылкалар җыялар.

Посылкада беренче чиратта кирәкле әйберләрдән алып, автомобиль запчастьларына кадәр бар. Озын юл булуга карамастан, һәр посылка үз адресатына барып җитә . Рания апа барлык ярдәм кулы сузган кешеләргә зур рәхмәтен җиткерә.

Һәм егетләребезнең сау - сәламәт, җиңү белән туган илләренә тизрәк әйләнеп кайтуларын теләп кала.
Ә без исә үз чиратыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең һәрбер әти -әнисенә, якыннарына түземлек һәм сабырлык теләп калабыз.

Диләрә Садикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса