Рәмзия Фәттахова: «Мәдәни мирасны киләчәк буыннарга тапшыру безнең бурыч»
Ул Балык Бистәсендә генә түгел, республикага танылулы. Язмам герое Рәмзия Фәттахова - милли традицион һөнәрләрне саклауга һәм үстерүгә үзен багышлаган декоратив-гамәли сәнгать остасы.
Рәмзиянең һөнәри юлы 2000 нче еллардан башлана. Бу вакытта Казан дәүләт мәдәният университетында декоратив-гамәли сәнгать кафедрасы ачыла. Һәм Рәмзия Фәттахова яңа кафедраның беренче студентларыннан була.
-Икенче курста укыганда безне челтәрле һөнәргә өйрәтә башладылар. Моннан тыш, без чигү, тукымага бизәк төшерү, агачка уеп ясау, туку, корамалы мозаика һәм башка һөнәрләрне үзләштердек. Бу бик үтемле һәм кыйммәтле белем бирү иде, - дип искә ала ул елларны оста.
Аның иҗатында коклюшкаларда челтәр үрү аерым урын алып тора.
Балык Бистәсе челтәрләренең үзенчәлекле яклары бар. "Челтәрләр күбесенчә ак (кремнан), яки зәңгәр төстәге скань белән ассызыкланган була. Скань челтәргә рельефлылык бирә, аның графикасын ассызыклый. Балык Бистәсе челтәрләрендә геометрик мотивлар — квадрат, розетка, дулкын һәм башкалар өстенлек итә. Шул ук вакытта чылбырлы челтәр катлаулырак санала, аны үрү авыррак», — дип аңлата Рәмзия Фәттахова.
Декоратив-гамәли сәнгатьнең Казан татарларына гына хас күн мозаика төре дә аның эшенең әһәмиятле юнәлеше булып тора. "Мозаикадагы җөй чыннан да уникаль, мондый җөй башка халыкларда очрамый, бары тик Казан татарлары сәнгатендә генә. Аның үзенчәлеге шунда: бизәкле итеп киселгән күн детальләр кулдан тоташтырыла, җөй дымны үткәрми һәм бер үк вакытта атламны бизи. Бу технология башка халыкларның заманча сәнгатендә теркәлмәгән, - дип сөйли оста.
-Техника югары төгәллек һәм профессиональлек таләп итә. Бу җөй өчен бер үк вакытта ике энә кулланыла. Бер энә - бездә, икенчесе штопаль һәм мулинә-декоратив җептә", - дип уртаклаша Рәмзия.
2024 ел ахырында оста традицион сәнгатьне саклау эшендә әһәмиятле адым ясый: Балык Бистәсендә күн мозаикасын саклау һәм үстерү буенча грант конкурсында җиңүче буларак таныла. «Гранттан килгән акчаларга без барлык кирәкле җиһазларны, эш коралларын һәм җайланмаларны сатып алдык. Хәзер без күн мозаикасына өйрәтү буенча яңа укучылар кабул итәргә әзер", - ди ул.
Бүген Рәмзия Фәттахованың эшчәнлеге шәхси остаханә кысаларыннан бик еракка китә. Аның өчен традицион һөнәрләрнең дәвамлы булуы мөһим. «Безнең һөнәрнең кыйммәте уникаль. Һәм без үзебезнең белемнәребезне һәм күнекмәләребезне үсеп килүче яшь буынга тапшырырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә безнең балалар иҗат үзәгендә балалар өчен бүлек эшли, - дип билгеләп үтә оста. -Яшьләр белән дә актив эш алып барыла. “Идея” яшьләр үзәгендә дә яңа юнәлешләр ачылды. Моннан тыш, район мәдәният йортында челтәр үрү буенча бүлек эшли. Бу төрле яшьтәге кешеләргә әлеге һөнәр белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә", - дип сөйли Рәмзия Фәттахова.
Аның сүзләренә караганда, мондый алым традицияләрне саклап калырга гына түгел, ә халык сәнгатен районның заманча мәдәни мохитенең җанлы өлеше итәргә дә мөмкинлек бирә. Рәмзия Фәттахова үткән юл - һөнәри белем, үз эшеңә чын күңелдән бирелгәнлек белән беррәттән, уникаль мәдәни мирасны саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итү үрнәге ул.
Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia