Рамилә Сөнгатуллина : “ Китапсыз күңел – буш күңел”
- Яңалыкка омтылуны, яңача алымнар кулланып, китап укучыларны китапханәгә тарту, китапка мәхәббәт тәрбияләү, бина бизәлешен матурлап укучыларга уңайлылык тудыруны үземә максат итеп куйдым.
Эшемне яратып башкарам. Китапханәнең бүген 227 укучысы бар. Өлкәннәре, яшьләре дә китап укырга яраталар, - дип сүзен башлады Рамилә Сөнгатуллина.
Олы Солтан авылы китапханәсенә килеп кергәч тә, анда тудырылган җылы мохит, чисталык үзенә җәлеп итә. Киштәләрдән китап алып шунда ук укы гына! Биредә Рамилә апа җиде елга якын хезмәт куя. Эшеннән зарланмый, авыл халкы да аны хөрмәт итә, киңәшләренә колак сала. Олы Солтан авыл җирлегенә караган күрше авылларга да күчмә китапханә белән чыга Рамилә апа. Шушы көннәрдә Гобәй авылына барып кайткан ул. Күрше-тирә авыл халкы укырга теләгән китап, җурнал, газета исемлеген алдан шалтыратып әйтеп куялар да, җае чыгу белән китапханәче аларга таба юл тота. “Кыш айларында айга берничә тапкыр барып кайтсам, җәй җитү белән ешрак йөри башлыйм. Авылларда минем килгәнне бик көтеп алалар. Күп укыйлар. Бу күренешкә бик сөенәм”,- ди ул.
Китапханә матур әдәбиятка бай дисәк тә, ялгыш булмас. Узган ел китапханәгә йөзгә якын яңа китап кайткан. Шулар арасыннан Миргазыян Юныс, Нәбирә Гыйматдинова, Ландыш Әбүдарова, Хисам Камалов әсәрләрен бик ошатып, кабат-кабат укыганнар. Өлкән буын Гөлсинә Галиуллина, Зифа Кадыйрова, Мөхәммәт Мәгъдиев, Нәбирә Гыйматдинова иҗатларын үз итсәләр, яшьләр мәхәббәт турынды романнар, повестьлар, могҗизалы әсәрләрне өстен күрә икән. Моннан тыш алар чит ил әдәбиятын да яратып укыйлар.
Китапханәче ул оста психолог та, минемчә. Нинди китапны укырга алыйм, кайсы кызыграк икән, дип югалып калган укучы күңеленә ятышлы китапларны шунда ук таба белергә дә кирәк бит. “Әсәрләр, романнардан тыш, шигырь яратучылар да бар. Кеше белән аралаша башлауга аңа ниндирәк китап кирәклеген сиземлим, чын күңелдән ярдәм итәргә тырышам”, - дип сөйли Рамилә апа. Актив китап сөючеләрдән элеккеге мәктәп директоры Рашат Хәйруллин, укытучы Наилә Шәйхетдинова, укытучы Фәния Мостафина, ирле-хатынлы Нургазиз-Сәлимә Яруллиннар, кече фермер хуҗасы Илһам Минвалиев аның тормыш иптәше Фәнияне санап үтте ул. “Китаплардан тыш газета-журналларны да күпләп укый алар. Һәрберсе дә көн яңалыкларыннан хәбәрдар”, - ди авылдашлары турында китапханәче.
Күргәзмәләрне дә еш оештырып тора Рамилә апа. Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның 100 еллыгына карата китаплар күргәзмәсе, Советлар Союзы Геройлары хакындагы мәгълүматлар дисеңме, барысы да бар биредә. Моннан тыш “Рухлану” исемле түгәрәк тә алып бара икән ул. Мәдәният учагында һәр чәршәмбе көнендә авыл хатын-кызлары бәйләү, чигү кебек кул эшләре белән кич утыралар, күңелле вакыйгалар сөйләшәләр. Кул эшләнмәләреннән китапханәдә күргәзмә дә оештыра ул.
Шәхси китапханәләреннән китаплар бүләк итүчеләр дә шактый икән. Күптән түгел авылдашлары, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов, фән кандидаты Фәнис Мөхәммәтшин да күпләп китаплар алып кайтканнар.
Рамилә Сөнгатуллина музейны да җитәкли әле. Бүгенге көндә китапханә һәм музей авыл мәдәният йорты бинасында урнашканнар, алар матур гына эшләп килә. “Китап алырга килүчеләр музей эшчәнлеге белән дә таныша, музей белән кызыксынучылар китапханәгә кермичә китмиләр. Музеебыз экспонатларга бик бай. Авыл халкы бүген дә үзләрендә сакланган элеккеге көнкүреш әйберләрен бирегә алып килә. Музейга кергән кеше һәр нәрсәне игътибар белән күзәтә, өлкәннәр үткәннәрен искә ала, яшьләрдә кызыксыну уяна”, - дип сөйли Рамилә апа.
Автор Гөлназ Зарипова.
фото автордан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа