Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамил Садыйков: «Остазлар яхшы булды»

Ерак Әфганстан җирләрендә үзенең гражданлык бурычын үтәп кайткач берара район үзәгендәге оешмаларда эшләп алганнан соң Рамил Садыйковны эчке эшләр бүлегенә эшкә чакыралар.

Ведомстводан тыш сак бүлегенә аны 1989 елда кабул иткәч иң элек каравылчылар бригадиры итеп билгелиләр. Ә аның кул астында 80 кеше хезмәт куя. Аннан соң Эчке Эшләр Министрлыгының укыту бүлегенә җибәрәләр. Курсларны уңышлы  тәмамлап кайтканнан соң башлана инде берсеннән берсе җаваплы эш урыннары. Әмма, барысы өчен дә бу вакытларда сак бүлеген җитәкләгән Марсель Вәгыйзов, Наил Минзин һәм Васил Хафизов кебек остазларына барысы өчен дә рәхмәтле ул. Чөнки алар бу катлаулы һәм бик тә четерекле эш нечкәлекләренә төшендерәләр егетне. Аеруча авыр моментларда дөрес карар кабул итәргә һәм елның-елында өстәлеп торган таләпләрне өйрәнүдә дә үз ярдәмнәреннән ташламыйлар. Шулай итеп районыбызның ведомстводан тыш сак бүлегенең матди-техник базасы да үсә һәм ныгый. Югарыда телгә алынган җитәкчеләрнең үз вазыйфаларына аеруча җаваплы караулары һәм берсеннән-берсе катлаулы яңа заман таләпләренә җавап бирә торган приборлар белән җиһазландырылуы нәтиҗәсендә алар карамагында булган йөздән артык объектның берсендә дә урлашу һәм талау очраклары теркәлми. Ә ул вакытларда районыбызда аеруча кыйммәтле нәрсәләр сакланучы 4 объектның өчесе банк була.
Рамил Габделхак улы Садыйков биредә куйган 18 ел хезмәт вакыты эчендә төрле авыр һәм аянычлы минутлар кичерүләрен да телгә алды. Әмма, тулаем алганда бу хезмәтендә күпне күргән, зирәк акыллы җитәкчеләр белән бер-берсен аңлап эшләвенә аеруча рәхмәтле ул. Шулай итеп  биредә 18 ел хезмәт куеп, аның 6 елын җитәкче постында үткәреп, үзе урынына ышанычлы һәм бар яктан да әзерлекле егетне калдырып, майор дәрәҗәсендә тыныч күңел белән отставкага китә. Димәк, үзләренең  70 еллык күркәм юбилейларын билгеләп үтүче бу оешманың бүгенге уңышларында аның да хезмәт уңышлары юк түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса