Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рамил Кадыйров: «Барлык терлекләр дә идентификацияләнергә һәм ветеринария хезмәтендә теркәлергә тиеш»

Балык Бистәсе районы ветеринария баш табибы Рамил Рафил улы Кадыйров белән әңгәмә.

 — Рамил Рафилевич, бүгенге вәзгыятьтә малларны район территориясенә кертү кагыйдәләрен үтәү ни өчен шулай мөһим?
- Беренче чиратта бу куркынычсызлык белән бәйле. Терлекләрне ветеринария документларыннан башка сатып алу һәм районга кертү йогышлы авыруларның артуына китерергә мөмкин. Моның аерым хуҗалыклар өчен дә, бөтен район өчен дә җитди нәтиҗәләр тудыруы ихтимал.
 - Иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
- Берничә мәҗбүри таләп бар. Барлык терлекләр дә идентификацияләнергә һәм ветеринария хезмәтендә теркәлергә тиеш. Бу эпизоотик вәзгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган база кагыйдәсе.
 -  Малларны сатып алганнан соң нинди хезмәтләр үтәлергә тиеш?
- Кеше терлекне алганнан соң дәүләт ветеринария хезмәтенә аның токымы, сату, аны чалу очрагында, шулай ук кинәт үлеме яисә авыру очраклары булса, шул хакта хәбәр итәргә тиеш. Бу оператив реакция ясау һәм авыруларның таралуын булдырмас өчен кирәк.
 - Терлекләрне кертүгә нинди таләпләр куела?
- Терлекләрне ветеринария документларыннан башка кертү катгый тыела. Шулай ук тәэмин итүче хуҗалыкның эпизоотик иминлеген раслау һәм юлга чыкканчы 30 көн эчендә карантин чаралары үткәрү таләп ителә.
 - Терлекләрне керткәннән соң нишләргә?
— Яңа кергән барлык терлекләр 30 көн дәвамында мәҗбүри карантин узарга тиеш. Бу чорда тикшеренүләр һәм профилактик эшкәртүләр үткәрелә. Бу мәҗбүри куркынычсызлык чарасы.
 - Мал сатып алган хуҗа кешегә тагын нинди таләпләр куела?
- Терлекләрне тикшерү һәм вакцинацияләү өчен ветеринария белгечләренә күрсәтергә кирәк. Шулай ук көтүлекләрне, биналарны, сулыкларны санитар хәлдә тоту һәм ветеринария нормаларын төгәл үтәү мөһим.
 - Хокук бозган өчен нинди җаваплылык каралган?
- Терлекләрне документсыз керткән өчен РФ КоАПның 10.8 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган. Штрафлар төрлечә була:
гражданнар өчен - 500 сумнан 5000 сумга кадәр,
вазыйфаи затлар өчен - 40 000 сумга кадәр,
юридик затлар өчен - 500 000 сумга кадәр.

Биологик калдыкларны утильләштергәндә хокук бозган өчен штрафлар 700 000 сумга җитәргә яки эшчәнлеген туктатып торырга мөмкин. Хокук бозулар аеруча куркыныч авырулар таралуга китергән очракта, җинаять җаваплылыгы да булырга мөмкин.
Хөрмәтле райондашлар, ветеринария кагыйдәләрен үтәү формальлек түгел, ә сезнең хуҗалыкны һәм халык сәламәтлеген саклау да ул. Терлекләрне документларсыз сатып алмагыз, аларны вакытында теркәгез һәм ветеринария хезмәте белән элемтәдә торыгыз. Бары тик уртак тырышлык белән генә без районда иминлекне саклап кала алачакбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса