Рамил Имамов: " Бәйгедә җиңүләр яулау, район һәм республика күләм чараларда актив катнашу – ул коллективның иҗади тырышлыгы”
Балалар иҗат үзәге “Чәк-Чәк” студиясендә шөгыльләнүче балалар уңышлары белән сөендерәләр.
Шушы көннәрдә “Журавль – символ 2020” республикакүләм бәйгедә беренче урынны яулап Грамоталарга ия булып кайтты алар.
Җитәкчеләре өстәмә белем бирү педагогы Рамил Имамов укучыларын мактап сөйли. “Аларның барысы да иҗади, талантлылар, кызыксынучаннар. Әгәр дә бала минем дәресләрдән тагын килү теләге белән сөенеп кайтып китә икән, димәк минем тырышлыгым юкка булмаган. Мин шуның белән бәхетле”, - ди ул.
Хезмәттә тапкан бәхет
Рамил Имамовка укытучылык сәләте балачактан әнисе тәрбиясе белән салынгандыр. Кечкенәдән китаплар ярата, француз теле белән кызыксына ул. Югары белеме дә нәкъ менә чит телләр белән бәйле. Шулай ук мәдәният өлкәсендә белем ала, диплом яклый. Менә шулай тупланган белемнәре гомер буена аңа юлдашчы булып килә. Төрле идеялар, планнар белән янып яши ул. Һәм нинди генә эшкә алынса да ахырына кадәр төгәл, иҗади, профессиональ дәрәҗәдә башкарып чыга. Хезмәтенең югарылыгын аның башкарган эшләре, район һәм республика дәрәҗәсендә алынган диплом, грамоталары дәлилләп тора.
Елларны аз гына артка чигереп аның бәйрәмнәрдә төрле әкият геройларын сәхнәләштереп, бигрәк тә карт Хоттабыч, Али Баба, Кыш бабай персонажлары булып балалар күңелен яулавын искә алу да җитә. “Березка”, “Мирас”, “Фанта”, “Сәйлән” лагерьларында ял итүчеләр аны әйдаман буларак та хәтерли. Ул еллардан бирле күпме язлар килгән, күпме сулар аккан.
Бүгенге көндә балалар иҗат үзәге тормышын, эшчәнлеген аннан башка күз алдына да китереп булмый. Кайчандыр борма юллар аша бирегә килеп урнаша ул. Ә тормыш агышында яшьләр өчен дискотекалар алып барырга, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә чит телләр укытырга туры килә аңа. Хәзерге вакытта иҗат үзәгенең әйдәүче хезмәткәре, оештыручы, өстәмә белем бирү педагогы ул. “Без бергә”, “Огонь унивирсиады”, Трофи-Рейд “Распутье” масштаблы чараларын алып баруны ышанып тапшыралар. Шулай ук республика, федераль күләмдә үткән Сабантуйларда Балык Бистәсе мәйданчыгының, соңгы елларда популярлашып киткән “Балыкчылар көне” бәйрәменең алыштыргысыз алып баручысы.
Инде менә биш елдан артык “Чәк-чәк” анимация студиясен булдырып, мультфильмнар төшерү белән игътибар үзәгендә Рамил Хәсәнович. “Балалар белән эшләве бик ошый миңа. Аларның самими фантазияләре, идеяләре сокландыргыч. Әз генә этәргеч булсын, шундый шаккатмалы мультфильмнар эшли алалар”, - ди ул. Бүгенге көндә олысы-кечесе аның хезмәтен мактап, сокланып сөйли.
Хәтта республикада да “Чәк-чәк” анимация студиясе танылырга өлгерде. “Мультфильмнар белән кызыксынуым көтмәгәндә башланды. 2015 елда мультипликация буенча грантта катнашырга мөмкинлек булды. Озак уйлаганнан соң, яраткан язучым, кумирым Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча мультфильм төшерергә булдым. Бу эштә балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Игорь Пузырьков һәм улым бик ярдәм итте. Өч минут та егерме бер секундлы анимацияне ясау өчен барлыгы ярты ел вакыт кирәк булды. Чөнки беренче тапкыр ясыйбыз, эшләү дәверендә план үзгәртүләр дә күп булды. Бәйгедә беренче урынга лаек булдык без. Тик җиңүче буларак безгә тиешле 200 мең сум грант финанс авырлыклар аркасында бирелми калды. Ләкин без төшенкелеккә бирелмәдек. Бүгенге көнгәчә бу эшне актив дәвам итәбез. Биш ел эчендә 150 дән артык мультфильм төшерергә өлгердек”,-дип искә алды ул елларны.
Әлеге хезмәт турында телевизион тапшырулар ясадылар, төрле республика матбугатларында яздылар. “Күчтәнәч” балалар тапшыруында да катнашып кайттылар. Биредә иҗат ителгән мультфильмнар “Шаян ТВ”ның баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова тәкъдиме белән “Шаян ТВ” ютуб каналына да куелган. “Балалар иҗат үзәгенең коллективы бердәм, тату. Без шуның белән көчле. Бәйгедә җиңүләр яулау, район һәм республика күләм чараларда актив катнашу – ул коллективның иҗади тырышлыгы”, - ди тыйнак кына Рамил Хәсәнович.
Киләчәккә дә планнары зурдан аларның. “Су анасы” әсәре буенча мультфильм эшләргә планлаштыралар.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа