Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рамазан Кәбировның өченче китабы дөнья күрде

Тегермәнлек авылында яшәп иҗат итүче Рамазан Кәбировның өченче китабы яңа гына табадан төште.

Ул “Әдәби хакыйкать” дип исемләнгән. Әлеге китапта авторның, нигездә, әдәби тәнкыйтькә бәйле язмалары, иҗат бәяләмәләре һәм әдәби әсәрләрне өйрәнү буенча методик киңәшләре урын алган.

Шушы көннәрдә әлеге китап авторы, татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Рамазан абый безнең редакциябездә кунакта булды. “Үзебезнең якташ язучыларыбызның иҗатын, тормышын, шулай ук 19 гасыр мәгърифәтче язучыларыбызның иҗатларын өйрәнеп барлыкка килгән китап бу. Монда шулай ук филолог, психолог, тарихчы буларак шул өлкәгә караган материаллар тупланган. Биредә дин, әдәп, әхлак, мәгърифәт мәсьәләләре дә чагылыш тапкан. Китап 850 данәдә чыкты. Мин рухи хәйрияче буларак әлеге китапларымны Казан шәһәрендә Ярдәм, Гаилә, Өметлеләр мәчетенә, Чистай районыны мәчетләренә, Татарстанның милли һәм үзебезнең район үзәк китапханәсенә бүләк иттем”, -дип сөйләде ул.

 Безгә “Авыл офыклары” редакциясенә дә китабын бүләк итеп калдырды. Аңа киләчәктә дә  иҗат уңышлары һәм нык сәламәтлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса