Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамазан Кабиров: " Гомерем буенча кешеләр мәнфәгатен өстенлекле итеп тойдым һәм күрдем"

Бүгенгедәй хәтеремдә, туган  авылым Түбән Тегермәнлек башлангыч мәктәбендә 3 ел укыганнан соң, Югары Тегермәнлек урта мәктәбенә 4 нче сыйныфка белем алырга йөри башладык.

 Шул белем йортында иң беренче тапкыр сүзе, киңәше, эше белән ярдәм итүче укытучым Рамазан абый белән таныштым. Яңа гына югары уку йортын тәмамлап, укытырга туган мәктәбенә кайткан иде. Укучылар арасында Рамазан абый аң-белеме, ыспайлыгы, таләпчәнлеге белән бик тиз абруй алды, дәресләрендә яңа укыту төрләрен еш кулланып, белем үзләштерүне мавыктыргыч җанландыра иде.
Еллар арты еллар уза торды, мәктәп бусагасыннан чыгып киткәч тә хөрмәтле укытучым белән араларны өзгәнем булмады, вакытлы матбугатта чыккан иҗат җимешләре белән даими танышып бардым.Кайда гына көч куймасын (озак еллар җирле үзидарә рәисе, социаль приют директоры, мәктәп директоры булып эшләде ) Рамазан Ибраһим улы үз эшен җиренә җиткереп башкарды.Шул еллар эчендә рус-татар филологиясе, тарих һәм җәмгыять белеме, психология,лектор белгечлекләре буенча югары белемле белгеч булып җитеште.Алай гына да түгел, һөнәри үсешен Мәскәүдәге Мәгариф академиясендә, Президент аппараты каршындагы, Америка-Канада курсларында камилләштерде.
Татар теле, әдәбиятын үстерү, аны баету, халыкка аңлатуда мөхтәрәм Рамазан абый Кәбировның зур өлеш керткәне районыбызда гына түгел, бөтен республикабызга билгеле.Шигъриятьтә тәүге китапларын тәкъдим итүдә якташларым шагыйрь Вазыйх Фатыйховка, шагыйрә Рәсимә Гарифуллинага Рамазан абый тормыш иптәше шулай ук татар теле һәм әдәбият укытучысы Рушания апа белән ачык дәресләр уздырып зур ярдәм иттеләр,киң катлау укучыларны аларның иҗатларын кабул итәргә әзерләделәр.
Рамазан абый нинди җирдә генә хезмәт итсә дә, әдәби,фәлсәфи темаларны яңа төрдә ачкан Россия күләмендәге ачык укулар, район һәм республика күләмендә фәнни-гамәли конференцияләр буласын көт тә тор инде!
Җәмәгате Рушания Әюп кызы белән 2020 елда күренекле каләм әһелләренә багышлап "Балык Бистәсе төбәге мәгърифәтчеләре"  дигән җыентык әзерләп бастырдылар, шул ук елны Рамазан абыйның "Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасының чагылышы" исемле китабы да дөнья күрде. Озакка сузмыйча әдәби тәнкыйтькә бәйле язмалары, иҗат бәяләмәләре  белән "Әдәби хакыйкать" дигән китабын бастырды, ничек инде сокланмыйсың бу иҗатка бер-бер артлы табадан төшкән сый-җимешләренә! Әле миңа сер итеп, үз итеп кенә әйтте: хәзер Рамазан абый "Сугышта һәм сәхнәдә язылган язмышлар" исемле китабын төгәлләп килә. Әлеге китап татар халкының онытылып бара торган театр әһелләре-драматург һәм артист, Тинчурин һәм Камал театрларын җитәкләгән, Бөек Ватан сугышы кырларында фашизмга каршы көрәштә орден, медальләр белән бүләкләнгән Сәет Шәкүров һәм аның хатыны сугыш ветераны Г. Камал театрының труппа мөдире Бикә Шакирова хакындагы истәлекләрдән, фоторәсемнәрдән торачак.
Кырык елдан артык татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә эзләнүләре, фәннәр өйрәтүдә үзләренә генә хас булган методик  ачышлары өчен Рамазан абый, Рушания апа Кәбироваларның хезмәтләре югары бәяләнде, алар икесе дә Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, Рамазан абый Татарстанның журналистлар берлеге әгъзасы, Кадыйр Сибгатуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкиллеге тарафыннан Муса Җәлилнең 110 еллыгына чыгарылган медаль белән бүләкләнде. Узган елның апрель аенда янә Мәскәүдән шатлыклы хәбәр килде - Рамазан абыйга күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан булдырылган күкрәк билгесен тапшырдылар.
Дистәләгән еллар буенча татар илендә чыккан газета-журналларда Рамазан абыйның әдәби эзләнү, тәнкыйтьче, тел галиме буларак анализлаган язмалары басыла килә, аның каләменең үткерлегенә сокланып, мактап күренекле татар  әдәбияты галиме, тәнкыйтьче,  профессор Фоат Галимуллин, олпат шагыйрь, язучыларыбыз Равил Фәйзуллин, Әхәт Сафиуллин, Шаһинур абый Мостафиннар бик күп җылы сүзләрен яздылар. Атаклы язучыбыз Әхәт абый Гаффаровның бәяләмәсенә аерым тукталып үтәсем килә: " ...Рамазан Кәбировның мәкаләләренә, китапларына аерым-аерым тукталып тормастан, татар әдәбиятына, аның халкыбыз, милләтебез бөтенлегенә керткән өлешенә мөккибән икәнлегем, шуның белән рухланып, горурланып иҗат иткәнлеген мин җаным- тәнем белән дигәндәй рәхмәт хисләре белән искә алам..."
Кайчагында Рамазан абыйдан: “Яшәү кыйблагыз нидә сезнең? - сорыйм.
-Гомерем буенча кешеләр мәнфәгатен өстенлекле итеп тойдым һәм күрдем, шулай дәвам да итәм...дигән җавап ишетәм.
Гомер уза, күлмәк туза дисәк тә, бу әйтем Рамазан Ибраһим улы Кәбировка кагылмый кебек, чөнки ул әле дә егетләр кебек, уй- фикерләре ташып тора, иҗаты елдан елга түгел, айдан-айга, көннән-көнгә канатланып оча бара, әдәби һәм тәрбияви дөньяда үз урынын белеп кайный. 
 Роберт Шәймәрданов.
шагыйрь, автор башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса