Ралина Галиуллина: "Мин һәр кешегә үз максатына бернигә дә карамастан, ирешүләрен теләр идем."
Мин Ралина Галиуллина белән Балык Бистәсе районының яшь спорт сөючеләре ничек югары үрләргә ирешүләрен белү, аның киләчәге турында фикер алышу, Европа чемпионыннан тагын бик күп кызыклы мәгълүмат алу максаты белән очраштым.
Ул Швециядә пауэрлифтинг буенча халыкара ачык дөнья чемпионатында 1нче урынны яулады һәм үз авырлыгында абсолют чемпион булды.
Ралина Галиуллинаның көне минутлап бүленгән дисәк тә була. Тик шулай да махсус безнең «Авыл офыклары» газетасы өчен иң кызыклы сорауларга җавап бирергә вакыт тапты.
- Ралина, ярышлардан соң берникадәр вакыт узды, янәдән Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең 11 сыйныфындагы укучылары сафына кайтасың. Әйт, әле авыр атлетика белән шөгыльләнеп, шул ук вакытта чыгарылыш классында укуы авырмы?
- Мораль яктан да, физик яктан да яхшы укырга өлгерү, имтиханнарга әзерләнү һәм авыр атлетика белән шөгыльләнү кыенрак.
- Авыр атлетикага ничек килдең?
- Башта мин залга үзем өчен генә күнегүләр узу өчен йөри башладым. Чөнки мине физик формам канәгатьләндерми иде. Шунда тренер миндә потенциал күрде һәм 2020 елда ук ярышларга әзерләнә башладык.
-Авыр атлетикада үзеңнең киләчәгеңне күрәсеңме?
- Әйе, киләчәктә югары категория алырга өметләнәм.
- Үз авырлыгында абсолют чемпион булуыңны күз алдына китерәсезме, әллә җиңүең үз кулларыңда булуын беләсеңме?
- Мин җиңәрмен дип уйлаган идем, тик снарядны аркада күтәрү категориясендәге ярышларда 10 кг га җиңелдем, ә спортның бу төрендә ул шактый зур аерма. Бу мизгелдә мин борчыла башладым, хәтта кәефем дә төште, чөнки мин өйгә җиңү белән кайтырга вәгъдә иткән идем. Шунда мин үземне кулга ала алдым, тренерым - Равил Миңнеханов бу мизгелдә мине хуплады.
Хәер, ул һәрчак миңа ышанды. Әгәр дә аның ярдәме булмаса, мин мондый нәтиҗәләргә ирешә алмас идем.
- Спорт ир-атлар һәм хатын-кызлар төренә бүленә дип уйлыйсыңмы?
- Юк, спорт-ул барыбыз өчен дә.
- Сайлап алынган спорт аркасында, үз ягыңа кайчан да булса хупламау сүзләре ишеттеңме?
- Әйе, миңа еш кына «син бит кыз бала», «син бит булачак әни» дигән сүзләр әйттеләр. Гадәттә, сәламәтлегем турында искәртәләр, авыр атлетика белән шөгыльләнергә тиеш түгел, диләр. Шулай ук еш кына дәресләрне еш калдыру нәтиҗәсендә уку белән проблемалар булачак, дип ишеттем.
Мин үзем дә башта борчылдым, бәлки алар хаклы һәм бу спорт минем сәламәтлегемә зыян китерергә мөмкин дип уйладым да. Тик соңыннан мин һәр кешенең индивидуаль булуын һәм һәркемнең үз сәләте барлыгын аңладым. Авыр атлетика минеке һәм моның белән берни дә эшләп булмый инде.
-Әти-әниең спорт белән шөгыльләнүдә ярдәм итәме?
- Әйе, мине әни бик хуплый. Әмма башта ул бик тискәре рукарашта иде, сәламәтлегем өчен курыкты. Хәзер ул килеште инде.
-Тренерыңны ничек тасвирлыйсың?
- Ул максатчан, игелекле һәм ярдәмчел.
- Ял итәргә вакытың каламы?
- Ял итәргә вакыт калмый диярлек, ә ярышлар алдыннан, мин аларга әзерлеккә генә игътибар бирергә тырышам.
Көнгә 2-3 сәгать буш вакыт бүлеп бирә алам, мондый мизгелләрдә мин ярышлардан, укудан тулысынча онтылырга тырышам тырышам. Сериаллар карарга яратам.
-Нинди максатларың һәм хыялларың бармы?
- Әйе, дөнья буйлап сәяхәт кылырга хыялланам. Хәзер төп максатларның берсе-югары уку йортенә укырга керү. Минем өчен киләчәктә эшемнең хәрәкәтчән булуы мөһим.
- Яшь спортчыларга ни теләр идең?
- Мин һәр кешегә үз максатына бернигә дә карамастан, ирешүләрен теләр идем.
-Хыялларың һәм максатларың тормышка ашыр дип өметләнәбез. Бердәм дәүләт имтиханнарында уңышлар телибез. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәне Мәликә Рәсүлова алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia