Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәкыя Иванова: «Камский бистәсе - икенче Ватаным»

Рәкыя Мансур кызы Иванова да сәламәтлек өчен зыянлы дип исәпләнгән шәһәр заводларының берсендә хезмәт куеп 47 яшендә лаеклы ялга чыккач Саескан Тавы авылы янәшәсендәге Камский бистәсеннән йорт сатып алып күченеп кайтканнар

Аларны бу якка авылның ямьле табигате үзенә тарткан. Алар беренче елларында  авыл тормышына кинәт ияләшә алмаганлыктан күрше Саескан Тавында елга кичүендәге паромда хезмәт куйганнар. Ире Юрий Петрович берничә ел дәвамында анда рулевой хезмәтен башкарган. Аннан соң берничә ел дәвамында балык тотучылар бригадасында  эшләгән.

Монда кайтып урнашуларына алар чиксез шат.Иркен бакчаларын буш тотмыйлар. Яшелчә, җиләк-җимешне күп үстерәләр.    
 Тик менә шундый күркәм тормышларын ямьсезләгән күңелсезлекләре, борчылулары  булмаса язмабызны да алда-гөл, дип кенә тәмамлар  идек. Ләкин, яшәүчеләрнең  моң-зарларына колак салмый мөмкин түгел. Кайберәүләр  кебек алар күп тә сорамыйлар. Бары тик беркадәр игътибар һәм җирле үзидарә җитәкчесенең, җылы аралашуы, көндәлек көнкүреш хәлләре белән кызыксынуы җитми.

Аннары, биредә күптән түгел кинәт чыккан янгын да халыкка тынгылык бирми. Кайберәүләр, кыш айларында ике айдан артык юллар чистартылмаганлыктан нык җәфа чигүләрен әйтми булдыра алмадылар. Югыйсә, күп авыл кешеләре кебек алар да елның-елында үзара салымны үз вакытында түләп баралар. Шуңа,  без дә  Олы Елга авыл җирлегенең яңа җитәкчесе  халыкка якынаер, җирле халыкның  моң-зарларын игътибарсыз калдырмас, дигән теләктә калабыз.

 

Идрис Амимтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса