Райондашларына җылы бүләк иткән Миннәхмәт
Һәркемнең ярты гомере эш урынында, хезмәттәшләре янәшәсендә үтә, дип хак әйтәләр.
Әле менә Яңа ел каникуллары көннәрендә күптәнге танышым, районыбызның хөрмәтле хезмәт ветераны озак еллар дәвамында район халкын газлы итүдә зур тырышлыклар куйган элеккеге җитәкчеләре Миннәхмәт Шәриповның гомер бәйрәме уңаеннан газетабыз битләрендә мәкалә урнаштыруыбызны сорап мөрәҗәгать иткәч кире кагалмадым. Бәйрәм арасында буш вакытның күп булуыннан файдаланып әлеге мактаулы гаилә яшәгән йортка юл тоттым.
Күп яшьтәшләре кебек авыл җирендә ишле гаиләдә тәрбияләнеп үскән егет, Күгәрчен урта мәктәбен тәмамлагач укуын Казан ветеринария институтында дәвам иттерә. Казанда ул булачак тормыш иптәшен дә очрата. Студент елларында очраткан Ямаш авылы кызы Рәзимәсе белән никахлашып уку йорты юлламасы белән Түбән Кама якларына китәргә хәстәрләнеп йөргәндә, һич көтмәгәндә аны хәрби хезмәткә чакыралар. Гражданлык бурычын Польшада үтәп кайткач, алар бергәләшеп Түбән Кама районына юл тоталар. Анда ул эре терлекчелек комплексына эшкә урнаша. Егетне хуҗалык җитәкчеләре дә берничә ел вакыт эчендә гади белгечтән комплекс башлыгы дәрәҗәсенә күтәрәләр. Әмма, һәркемгә дә туган ягы якын шул, кадерле, алар кире районыбызга әйләнеп кайталар. Егет әтисе хезмәтен үз итеп төзелеш тармагын сайлый һәм“Татгазстрой”ның район филиалына прораб булып урнаша. Берничә елдан соң элекеге район башлыгы Хатыйп Газизов барысын да алдан күреп, планлаштырып куйган диярсең, Миннәхмәт Шәриповны “Востокстройгаз”ның Балык Бистәсе участогына җитәкче итеп билгели. Ә бу чорларда районыбызда киң күләмле газлаштыру эшләре башланып китә. Һәр авылда диярлек халыкны газлы итү өчен киеренке эш кайный. Ул җитәкләгән оешмада өч бригада хезмәт куя. Арада эретеп ябыштыручы Зөфәр Гайнуллин, Алмаз Садыйков, Михаил Сычев, Илдар Гыйззәтуллин, Фәнис Закиров, Александр Махурин, Фәнил Шәмсетдинов һәм Рамил Әхмәтҗанов, Илдус Шакиров кебек тәҗрибәле хезмәткәрләр үз вазыйфаларын белеп, җиренә җиткереп төгәл башкаралар. Аларның эшләреннән халык бик канәгать булып кала.Аларның бердәм коллективларының һәр эше сыйфатлы булуы район җитәкчелегенә дә охшый. Шуңа Күгәрчен, Ямаш, Зәңгәр Күл, Камский һәм Балык Бистәсе кебек эре авылларны газлаштыруны аларга йөклиләр. Аларның тырышып эшләүләре нәтиҗәсендә районыбызда 200 километрдан артык газ үткәргеч торбалар сузып, ике меңнән артык гаиләне зәңгәр ягулык тоташтырып сөендерәләр. Район тарихында менә шундый күләмле эшләре белән макталган Миннәхмәт Шәрипов бүген тыныч күңел белән лаеклы ялда ял итә. Тормыш юлдашы Рәзимәсе белән алар 43 ел матур гомер кичереп, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Аларның югары белем алып, үз гаиләләре, яраткан эшләре һәм барыннан да бигрәк берсеннән-берсе сөйкемле балалар үстереп яшәүләренә чиксез куаналар алар.
Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia