Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район мәдәният йортында «Кием – күңел көзгесе» исеме астында күркәм чара узды

Бүген Балык Бистәсе район мәдәният йортында «Кием-күңел көзгесе» дип исемләнгән чара узды.

  Чарада  Балык Бистәсе муниципаль районы  Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, районыбызның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мөслимәләр, дин кардәшләребез, балалар бакчалары хезмәткәрләре катнашты. 
Чара башланыр алдыннан кунаклар күргәзмәләр белән якыннан таныштылар. Күңелләренә хуш килгән әйберләрне сатып та алдылар.
Аш-су остасы Гөлнар Вәлимөхәммәтова татар халкының милли ризыгы, табын күрке чәк-чәк пешерү серләре белән бүлеште. Гөлназ Нәбиуллина талкыш кәләвә пешерүе турында сөйләде. Алисәнең күркәм шамаильләре, картиналары, Фәния Якупованың күптөрле бизәнү әйберләре белән якыннан таныштык.
Бәйрәмне Балык Бистәсе Башкарма комитетының социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина алып барды. Бәйрәм чарасы Коръәннән аятьләр уку белән башланды. Районыбызның баш абыстае Асия Гәйнетдинова чыгышы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Балык Бистәсе районының балалар бакчалары хезмәткәрләре дә зур хезмәт куйган иде әлеге чарага. Алар башкаруындагы "Нәни кызлар" дефилесын карап, тамашачылар бик сокландылар, матурлыкларына хозурландылар.
Алып баручы тамашачыларның да күңелен яуларга өлгерде. Берсеннән-берсе матур бәйгеләр игълан итеп, сорауларга җаваплар да алды. Өлкән яшьтәге апаларыбыз мөнәҗәтләр дә әйттеләр. Урта яшьтәге ханымнарыбыз Гөлнара Әмитованың киемнәр кибетеннән  зәвыклы, милли, күркәм күлмәкләрен тәкъдим иттеләр.
Яулык ябу буенча Күгәрчен авылыннан Гүзәлия Миннеханова мастер-класс күрсәтте. Әлеге чара барыбыз өчен дә бик күңелле узды. Барлык кеше дә ял итеп, рухи азык алды. Бик матур бәйрәм чарасы күрсәткән өчен оештыручыларга катнашучылар исеменнән олуг рәхмәтебезне белдерәбез.
Тулырак мәгълүматны "Авыл офыклары" газетасыннан укый алырсыз.
Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса