Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район мәдәният йортында, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан һәм Хәрби батырлык, хезмәт фидакарьлеге елына багышланган бәйрәм чарасы узды

Бүген район мәдәният йортында, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан һәм Хәрби батырлык, хезмәт фидакарьлеге елына багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Радик Ислямов бәйрәм белән котлау сүзендә, аеруча, бүгенге көндә уллары, якыннары махсус операциядә булган Аналарга, хатын-кызларга рәхмәтен җиткерде, сабырлык, сәламәтлек, исән-имин очрашулар теләде. Залдагы һәр хатын-кызга лалә чәчәкләре бүләк ителде. Концерт программасындагы репертуар күбесенчә патриотик рухта сугарылган иде.

Сәхнәдәге экранда махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең рәсемнәре яктыртылды. Залдагы халык аларны аягүрә басып искә алды. Һәвәскәрләребезнең һәр чыгышын тамашачы көчле алкышлады.

Җырлар йөрәктән йөрәккә күчеп күңелдәге теләкләргә кушылды: ил-көннәребез тыныч булсын! Егетләребез җиңү белән тиз көннәрдә туган җиребезгә, гаиләләре янына кайтсыннар! Һәркемгә исән-имин күрешүләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса