Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Раиф Сабиров : " Аллаһым гомер бирсә, әле эшләргә исәп. "

Без моннан берничә еллар элек үк инде аның 60 яшьлегендә очрашып бер ихлас гапләшергә сүз куешкан идек.

Вәгъдә–иман дигән язылмаган тормыш канунына буйсынган мәлдә, юбилеен каршылар көннәрдә Полянка авылына -  ул яшәгән йортка юл алдым.

Атна буе «аулаганнан» соң, атнаның якшәмбесендә, шөкер, күрешергә насыйп булды язмам герое белән. Нәкъ эллекечә баһадир гәүдәле, горур карашлы, хәрәкәтчән Раифны күреп сокланып та куйдым. Бер үзгәрмәгән, гел дә яшь, шаян, максатчан!

–  Өченче тәүлегем өйгә кайтып, мендәргә ятып иркенләп йоклаган юк. Машинага булган таләпләр нигезендә куелган тахометр булмаса, дүртенче рейска да кодаларга ризалар. Ни эшләмәк кирәк, минем машина кебек биш тонна сыйдырышлы ягулык ташучы машиналар республика буенча бер кул бармагына да җитмиләр инде. Ә кече фермерларга нәкъ менә мин кирәк. Сарман, Мөслим, Лаеш, үзебезнең район фермерларына, район «Агрохимсервис»ына хезмәт куям. Һәркемнең үз сәгате кадерле, шуңа Түбән Камага тәүлегенә еш кына өчәр рейс та ясарга туры килә,- ди ул.

40 ел. Аз түгел, ул әнә шул гомеренең шактый күләмле өлешен бензовоз  баранкасы артында үткәрә. Хезмәт кенәгәсендә теркәлгән хезмәт юллары, еллары да “бензовоз шоферы” тамгасы белән имзаланган. Әгәр хакыйкать үзенекен иткән булса, ул инде “вредное производство” кешесе буларак моннан биш ел элек лаеклы ялга чыккан булыр иде. Хәер, бик әллә ни борчылмый ул әлеге язмыш ялгышына. “Тәңрем саулык бирсен, әле хәлдә без!”, –  диеп елмая үзе.

Иң мөһиме, ул тормышыннан, язмышыннан, гаилә бәрәкәтеннән канәгать. Тормыш иптәше Динә белән куанышып искә алыр хатирәләре аз түгел. Ике кызлары тормышта, югары дәрәҗә урыннарда хезмәт куялар. Бабалары янына еш кайтучы ике онык иң кадерле, сагынып көтелгән «кунаклар».

- Кайтып керүгә справка сорыйлар: “Бабай без кайттык, утар безнекеме?”, – диләр. Әй, шатланам инде шуңа. Ак кәгазьгә  җир, машиналар, гараждагы велосипедлар кергән справканы язып кулларына тоттырам. Сөенүләрен күрсәгез иде! Урамның каршы ягында рәсмиләштерелгән участогыбызда торган уннан артык машинага хуҗа булып йөрүләрен күрсәгез икән? Машиналарны кабызабыз, велосипедлар төзәтәбез. Кыскасы, тормыш тәгәри. Әле кайчан гына үзебезнең балалар шундыйлар иде,- ди Раиф бүгенгесе белән шатланып.

Ә үткәннәренә, Динә белән бәйле язмышына килсәк, үзе бер китап язарлык тарих. Казан кооператив техникумын тәмамлап Нырсыга (Саба, хәзер Теләче районы) кайткан Динәгә беренче күрүендә үк гашыйк була ул. Беренче кичтә үк озатырга килә. Егетнең үзеннән яшь булуын сылтау итеп, Динә шактый сыный егетне.  Кызның  “имтиханнары” Раиф армия сафларына киткәнче дәвам итә.Хезмәт итәргә киткәч егетнең сәүдә системасында эшләүче әти- әниләре “контрольгә” ала Динәне. Ә Раиф  кайтканчы юллама срогы чыгып Динә туган районы – Балык Бистәсенә кайтып урнаша. Көннәрдән бер көнне, ни күрсен, Раиф районның ”Сельхозхимия” оешмасына  шофер булып килә. Кабаттан кисешә мәхәббәт юллары. Бу юлы инде Раифнең үҗәтлеге Динәне  тормыш корырлык итеп буйсындыра да куя.

 –  Аллага шөкер. Ышанасызмы икән, 37 ел яшәп җитди сүзгә килгәнебез юк безнең.Үпкәләшү булганда да минутларга гына җитә –  Раиф үзе килеп дәшә. Елмаюы бар авыртуларны дәвалый да куя, – ди Динә.

Раиф белән бергәләп Динәне тыңлыйбыз. Ә ул хәләл җефетенә багышлап язган шигъри юлларын яңгырата:

«Мин тормышымнан шөкер итеп яшим:

Таянырга минем имәнем бар.

Ныклы имән, тамырлары тирән,

Әни әйткән иде, балакаем,

Кыз баланың бәхете –  аның ирдән!

Тормыш ямен таптым җаным синнән!»

Күпме ихласлык бу юлларда!

–  Ышанычлы, төпле, җилкәнем булды шул. Раифым турында тискәре бер сүз дә әйтә алмыйм, – ди Динә.

Шаярту аша сак кына Динәгә сорау биреп куям: “Нишләп Раифның кушаматы “хитрый”?

– Үзем дә аптырыйм инде. Бер хәйләкәрлеге юк инде аның. Эчендәге тышында. Кешегә шулкадәр ышана ул, кайчак орышам да, соңгы күлмәген салып бирергә риза инде. Бик булган ир затыннан ул.Нигә генә алынмасын, кулыннан килмәгән эше юк. Башлаганын ахырына җиткерми туктамый, – ди Динә.

Ә кушамат бик тә җиңел ябышкан аңа. Районның хуҗалыкларга техника өчен машина мае таба алмаган кыен вакытлары икән. Район авыл хуҗалыгы идәрәсенең ул вакыттагы  начальнигы: «Бик булдыклы, үзгә хитрый бер егетне беләм, ул хәл итсә хәл итә», – дип ычкындырган. Авыр йөкне баскан эзендә ут чыгара торган Раифка йөкләгәннәр. Ике көн узмаган, ышанырга белмәгәннәр- районга иң кирәкле чимал, май кайта башлаган. «Хитрый» кушаматы ябешкән дә калган шулай итеп.

Ә Раиф үзенчә хәтерли ул көннәрне. Республиканы ягулык белән тәэмин итүче оешманың  җитәкчесе кабинетына килеп эләгә ул.

– Әй, сөйләшә абзый мин сиңа әйтим, өч телефоннан берьюлы. Шаклар катып утырам, берәр сәгать вакыт үткәндер.

Мине шәйләгән кеше юк та юк инде. Секундлык тынлык өчен вакыт булгандырмы:”Ничек башларыгыз җитә бу мәхшәргә? Сез ике башлы, гаҗәеп акыллы кешегә охшагансыз”, диеп әйтеп салганымны тоймый да калдым. Талчыккан җитәкчегә бик вакытлы әйтелгән минем сүзләр бик хуш килде ки, “Ни кирәк?” диеп куймасынмы? “Май” диюем булды, телефон төймәсенә басты да, май җибәрегез бу егеткә диде.  Техотделга кергәндә көтеп торалар иде инде. Абзый күпме тиешлеген әйтергә оныткан, ә мин ихтыяҗны күзаллап үземчә әйттем. Ул елны районга җитәрлек майны ташыдым мин, – ди Раиф.

Ә бүгенге тормышта исә кушаматына капма-каршы халәттә, гамәлләрендә гомер кичерә, хезмәт куя Раиф. Өендә дә тулы канлы тормыш алып баралар Сабировлар. Шушы көнгәчә абзар тутырып мал асраганнар. Тугызар баш үгез малы асраган чаклары булган. Раифның туган авылында яшәүче туган-тумачасына кылган изгелекләре дә биниһая–печән, ашлык белән даими булышып тора якыннарына. Күрше-күләннәр,авылдашлары белән үтә дә яхшы мөгамәләдә яшиләр алар. Аның янына машиналарын каратырга килүчеләр өзелми.

Ял вакыты әллә ни күп тимәсә дә, аның үз хоббие бар: иске модель машиналар сатып алып, шуларны аякка бастыра ул. Ике “Волга”ны,”копейка”сын гозерләп сорагач әле яңа гына коллекционерларга сатып җибәргән.

Хәзерге вакытта йорты янәшәсендә өч бензовоз машинасы тора. Барысы да торышлары белән яхшы хәлдә. Шәп саклаган ул аларны,”өф-өф” итеп кенә йөрткәнлеге күренеп тора.

-Кызганыч, йөрергә ярасалар да менә бу икесенә лицензия алып булмый инде. Сроклары чыккан. Мондый техниканы ун елдан артык файдалану тыела. Аларны запас частьләр өчен тотам. Ә менә монысын, хәзерге кулланыштагысын өч ел элек сатып алдым, –  ди Раиф.

– Аллаһым гомер бирсә, әле эшләргә исәп. Тормышта, танышларың арасында кирәклегеңне сизү олы бәхет. Көн саен дип әйтерлек мөрәҗәгать итеп торалар. Бу айның уникесендә гомер бәйрәмемне билгеләп үтәргә җыенам. Шул көнгә кадәр һәр көнгә ике-өчәр заказ теркәлгән. Инде бәйрәм көнемдә рульгә утырмам дигән идем. Бик тә үтенеп якын дустым килде. Каршы килә алмадым. Иртән таң белән рейска кузгалырга исәп, ә аннан кичен дусларым, якыннарым, балаларым белән бер өстәлгә җыелырга планлаштырып торабыз, – ди Раиф.

Ни дисең инде мондый олуг җан хакында?! Афәрин, Раиф! Йөрер юлларың озын, сикәлтәсез, имин булсын!

 

Вазыйх Фатыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса