Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Раиф Хәмидуллинн: "Алар янында тынычланасың, тормыш мәшәкатьләре дә югала "

 Районыбыз биләмәсендә фермерларыбыз сафы елдан-ел артып тора икән, бу хезмәт сөючән егет-кызларыбызның кыюлыкларын, тәвәккәл булуларын дәлилли.

Сер түгел, һәркемнең кече яшьтән үз иткән, яраткан шөгыле була. Котлы Бөкәш авылында яшәүче эшмәкәр-фермер Раиф Хәмидуллинның да башкалардан аермалы буларак кызыксынулары, үз мавыгулары бар. Кечкенәдән атлар ярата ул. Әлеге акыллы малларны үз итүе балачагыннан килә. Төнге болынлыкта өлкән яшьтәге абыйлары белән көтү көтүләрен әле дә сагынып искә ала ул. Берничә дистә еллар элек районыбызда беренчеләрдән булып чабыш атларын тәрбияләүгә алынуы да әнә шул хатирәләрнең татлы дәвамы сыман. Балачактагы мавыгулары, кызыксынулары бүген аның төп кәсебенә әверелеп килә. Үзенең фермерлык хуҗалыгында нәселле, яхшы токымлы атлар асрый ул. Аның чабышкылары районыбызда һәм күрше-тирә район сабантуйларында җиңү яулый. Шулай ук тарантас җигеп узышу бәйгесен дә район сабан туенда беренче булып башлап җибәргән эшмәкәр ул. Боларның барысы да үз вакытында балалар күңелендә зур кызыксыну уяткан иде. Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары өчен фермада түгәрәкләр оештырылуы да районыбызда зур вакыйга буларак кабул ителде. Фермер үзе дә еш кына укучылар белән дәресләр үткәрүне күркәм гадәткә әйләндереп җибәрде. Дөресен әйтергә кирәк, балалар да бик теләп тартылганнар иде әлеге түгәрәкләргә. Тик чабыш атларын тәрбияләп үстерүнең дә үз мәшәкатьләре, проблемалы яклары, кыенлыклары бар икән. Алар белән даими шөгыльләнергә, ветеринария табибларының даими күзәтүе, ашату рационының төгәл үтәлүен тәэмин итәргә, билгеле бер вакытта аларны болынга алып чыгу графигын һич кенә дә өзәргә ярамый.

Аннары балалар белән эшләгәндә махсус инструкторлар да таләп ителә. Әйткәнемчә, атлар бик акыллы җан ияләре. Алар синең кичерешләреңне алдан сизенеп торалар. Фермер үзе дә кәефсез минутларында атлары янына килеп алар белән аралашырга, сыйпап, ялларын тарарга ярата. “Бик акыллы алар. Сөйләшә белмәсәләр дә сине аңлыйлар. Алар янында тынычланасың, тормыш мәшәкатьләре дә югала сыман”,-ди әңгәмәдәшем.

Бүгенгесе көнне Раиф Хәмидуллин соңгы вакытларда бик сирәк очрый торган, авыр йөк ташучы (тяжеловоз) токымлы атлар (андыйлар бүген республикабызда да бармак белән санарлык кына) үрчетүгә ныклап торып алынган. Монда ул районыбызның баш ветеринария табибы Динар Сөләймановның зур ярдәмен тоеп яши. Аның көндәлек эшләре белән даими кызыксынып торуы өчен ул аңа бик рәхмәтле. Чөнки әлеге токымлы атларга игътибар аеруча кирәк. Аның өчен бүген иң кадерле атларының берсе, төп чыгышы буенча Белгиянекеләр. Сокланып карап торырлыгы да бар шул үзләренә. Аның тереләй авырлыгы гына да бүген 1,5 тоннага җитә. Бу нәселле

ат үз илләрендә чемпион булып танылган. Шулай ук Санкт-Петербургта да Бөтенсоюз халык күргәзмәсендә катнашып җиңүче булып калган. Аның карамагында Совет, Першерон, Шаер токымлы атлар да бар. Аларның гомуми баш саны да инде 60 ка якынлашып килә. Билгеле инде, сирәк очрый торган мондый атларны асрау бик мәшәкатьле хезмәт. Бу ел башыннан ул алардан 20 тай алуга ирешкән. Иң куанычлысы, барысы да сау-сәламәт булып үсәләр.

-Боларның барысына ничек өлгерәсең?–дигән соравымны да бирмичә булдыра алмадым үзенә. Ә ул эчкерсез елмайды да гаиләм бик булыша дип, эшне күбесенчә улы Рәнис ярдәмендә башкаруын белдерде. Әлбәттә инде, тормыш юлдашы Резидәсе дә биредә еш була, зур булышлык күрсәтә. Улы Казан шәһәрендә яшәсә дә әтисе янына еш кайтып йөри. Әнә җәй айларында алар бергәләшеп атлары өчен ферма янәшәсендә 400 дән артык рулон печән әзерләгәннәр. Атларны алар җәй айларында болында йөрттеләр. Тиздән аларны төп базалары - фермага кайтарыргә әзерләнәләр.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса