Рафыйк Мөхәммәтшин: «Һәр бер авыл малае кебек без дә кече яшьтән спорт белән мавыгып үстек»
Гадәттә, район яисә авыл сабантуй бәйрәмнәре үткәч күпләр батырларыбыз турында үз фикерләрен белдереп бер-берсе белән бик озак бәхәсләшеп йөрергә яраталар.
Без дә укучыларыбыз күңелендә әнә шулай сабантуй батырлары турында ялгыш фикерләр уянмасын дигән нияттән сүзне белгечләребезгә биреп аларның бәяләмәләренә колак салырга булдык. Ни дисәң дә, көрәш эчендә кайнаган хөкемдарларыбыз яисә кече яшьтән бил алышып зур тәҗрибә туплаган остазлар ялгышуга юл куймаслар, дип уйлыйбыз.
Раил Бариев - район көрәш федарациясе рәисе.
- Районыбыз ир атлары гомер-гомергә кыр эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешеп республикабыз күләмендә матур үрләр яулаган кебек көрәштә дә сынатуны белми торганнардан. Сүземне дәлилләп бары тик соңгы елларда көрәш буенча районыбыз җыелма командасының республика рейтингында 60 тан артык команда арасында беренче унлыктан төшмәүләрен әйтү генә дә урынлы булыр. Ә инде ерак үткәннәргә күз салсак шактый олы җиңүләр яулап райондашлар күңелендә генә түгел, республикабызны гөрләткән пәхлеваннарыбызны телгә алырга мөмкин. Кечкенәдән келәмдә бил алышып үскән Олы Елга авылы егете Җәүдәт Хөсәеновның 70 килограммлы үлчәү авырлыгында “СССРның спорт остасы” дәрәҗәсенә күтәрелүе генә дә ни тора. Үз вакытында ул районыбыз егетләренә дә ничек итеп дөрес бил алышу алымнарын сабантуй бәйрәмендә үз үрнәгендә яхшы күрсәтте. Шулай ук, районыбызда Сабантуй мәйданнарында Габделхәй Галиуллин, Бәйрәмхан Садыйков, Вәлит Ишмөхәммәтов, Минсәлих Мөхәммәдиев, Илфак Гыйзетдинов, Юныс Мөхәммәтрәхимов, Нәгыйм Нәфигуллин кебек оста спортчыларыбызның исемнәрен телгә алмый үтү һич мөмкин түгел. Иң куанычлысы, бу исемлек елдан-ел тулыланып тора. Алмашка югарыда телгә алынган осталардан бер дә калышырга теләмәгән яшьләребезнең килүе киләчәккә матур өметләр уята.
Рафыйк Мөхәммәтшин - Сабантуй бәйрәменең баш хөкемдары.
- Һәр бер авыл малае кебек без дә кече яшьтән спорт белән мавыгып үстек. Балтач авылы мәктәбенә күрше Күгәрчен авылыннан укытучы Шамил абый Гәрәевне безгә эшкә күчергәч ул безне чаңгы спорты белән бергә, 12 яшьлек малайлар арасында иң өметлеләрне туплап көрәшчеләр төркемен оештырып җибәрде. Биредә Әхмәт Хәйретдинов, Винер Мәгыйзов, Фәтхрәхман, Фәйзрахман, Миндрахман Гыйльметдинов кебек өч туган өметле егетләрне көрәш алымнарына өйрәтте. Аның төпле киңәшләре миңа гомерем буена юлдаш булды. Хәрби хезмәтне Ерак Көнчыгышта үткәндә бездә Грузин милләтеннән булган взвод командиры урынбасары спорт сөючән егетләрне туплап Грек-Рим көрәше нечкәлекләренә өйрәтүенең дә файдасы тиде. Шулай итеп туган ягыма әйләнеп кайткач төп хезмәтемнән тыш укучы балаларны көрәш серләренә өйрәтүемә дә инде 29 ел вакыт үтеп китте. Елның-елында көтеп алган Сабантуе мәйданында егерме елдан артык баш хөкемдар булган физкультура укытучысы Илфар Яруллинның көрәш барышын оста алып баруыннан күп нәрсәләргә өйрәндем. Күп очракларда аның тәҗрибәләренә таянам. Ә инде яшь көрәшчеләребезгә килгәндә, алар арасында Сәйдәш Газизов, Альмир Сафин, Марсель Хәмидуллин, Мәдьяр Мәгыйзов, Илдан Иминов, Адель Йосыпов (яшьләр арасында Сабантуй батыры) кебек яшьләребезнең озак еллар дәвамында мәйданны гөрләткән оста көрәшчеләребезгә лаеклы алмаш булырга омтылулары, егетләрнең күркәм уңышлары сөендерә. Сүземне озакка сузмыйча бары тик мисал итеп әтиләре Вәлит белән Илһам үрнәгендә бил алышкан Тимур һәм Илсаф Ишмөхәммәтов (Илсаф быелгы абсолют батыр) кебек көчле һәм өметле егетләребез исемнәрен мактап телгә алу гына да җитәр дип уйлыйм. Аларның киләчәктә Җәүдәт Хөсәенов кебек тагын да югарырак үрләр ялауларына шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia