Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рафил Закиров: «Спорт безне тәрбияләде»

Өлкән буын вәкилләре әле дә спорт белән дус булуларының файдасын мактап телгә алырга яраталар.

Спорт ул кәефне күтәрә, сәламәтлекне ныгыта һәм үзеңне тонуста тотарга ярдәм итә. Бүгенге яшьләребез аз хәрәкәтләнүчән. Күбесе  электрсамокатларда йөрүне хуп күрә.  Югыйсә әлеге электросамокатларда булган күңелсез фаҗигаләр күпләрне уйландырырга тиеш бит. 
Язмамны әнә шундый күңелсез мисаллардан башлавымның да җитди сәбәпләре бар.

Әти-әниләр балаларына мондый транспорт чаралары сатып алып сөендергәнче аларны физкультура-спорт белән мавыктыру әмәлен күрсәләр файдасы бермә-бер  күбрәк булыр иде. Сүземне көрәшчеләр турында алып барырга уйлавымны чамалаганнардыр инде укучыларыбыз. 
Яшьлек елларымда үземә дә күп вакытымны келәмдә үткәргәнлектән бу тема елның-елында язгы Сабантуй бәйрәмнәре алдыннан күңелгә тынгы бирми. Шул нияттән Трой-Урай авылының данлыклы көрәшчесе Рафил Закиров белән очрашырга булдым.
Күпләр кебек ул да мәктәп елларыннан бу спортны үз итеп келәмгә чыккан.

Ә анда төрле хәлләр була. Хәстәрлегең йомшак булса оттырасың. Аның да тормышында сөенечле җиңүләр һәм җиңелүләр күп булган. Иң әһәмиятлесе, ул бер вакытта да аннан үзе өчен зур трагедияләр китереп чыгармаган, сабыр иткән. Мондый чакта күбрәк үз  мөмкинлекләренә тиешле нәтиҗә ясамавы өчен ул үзен гаепләп дөрес эшләгән. Ә татлы җиңү минутлары аның тормышында күп урын алып тора. Беренче мәртәбә бүген үзе яшәгән Трой-Урай авылы сабантуенда 1987 елда баш батыр булып калып тәүге тәкәсен алып кайта. Менә шуннан башлана инде аның киеренке көрәш юллары. Ул көрәшеп 15 тән артык тәкәгә ия булган.

Иң киеренке һәм кискен минутлар, районыбызның данлыклы көрәшчеләре - әтисе ягыннан туганы Зөлфәт Закиров, Бәйрәмхан Садыйков, үзеннән күп мәртәбәләр авыррак үлчәү авырлыгында бил алышкан көрәшче Минсәлих Мөхәммәдиев, Илфак Гыйзетдиновларга каршы торуын искә ала. Болар бар да инде үзенең яшьлек елларында районыбызның данлыклы спортчылары белән тиңләшерлек хәлгә җитүе хакында үзенә тиешле бәясен биреп җиткермәү галәмәтен ветеран-спортчы  үзе дә бик яхшы аңлый бүген.
Ә районыбызның абруйлы көрәшчеләре турында аннан бары тик яхшы, уңай фикерләр генә ишетергә туры килде. Мисал өчен, үзеннән күпкә авыр үлчәү авырлыгында көрәшеп район батыры булган Минсәлих Мөхәммәдиевне ул  әңгәмәбез барышында иң чиста, гаделлекне ярата торган спортчы, дип бер ничә мәртәбә мактап телгә алды.
Спортның бу көрәш төрен ул шул хәтле үз итә ки хәтта, авылда Рафаэль Мингарипов белән бил алышканда кулы чыгуын да сизми калган. Данлыклы көрәшче үз авылында гына түгел, район сабантуенда да күп мәртәбәләр җиңү яулап көрәш яратучыларыбызны сөендергән. Еллары гына бик тиз үтә шул. Аның да инде быел сабантуй бәйрәмендә мәйданны гөрләтеп бил алышуына  40 ел тула.

Шулай да әле ул соңгы елларда күркәм гадәткә әверелгән ветеран-көрәшчеләр бәйгесендә актив катнашуын дәвам иттерә. Бер сүз белән әйткәндә, ветеран һәрвакыт сафта. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса