Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рафаэль Шәвәлиев: " Бүген үз тормышларында барысына да ирешкән батыр кешеләр көне, игелекле эшләр көне. "

3 декабрь көнне Балык Бистәсе районында Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелде.

Шул уңайдан район мәдәният йорты каршында ярминкә оештырылды. Сатуда ит һәм сөт продукциясе, бәйләнгән әйберләр, тозланган ризыклар, бал һәм башкалар бар иде. Кунакларны кайнар коймак, чәй һәм тәм-томнар белән каршы алдылар.  Район башлыгы Илдар Таҗетдинов сәүдә нокталарын карап чыккач, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм уку йортлары җитештергән товарларга аерым игътибар бирде.

Мәдәният йорты фойесында гармунчылар Васил һәм Венер Мөбарәкшиннар башкаруында татар көйләре яңгырый. Өстәлләргә районыбызның физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кул эшләнмәләре куелган. Алар барысы да сәнгать  ягыннан искиткеч. Һәрберсе зур осталык белән генә түгел, күңел җылысы биреп эшләнгән. Күргәзмә үзәгендә урын алган челтәрләр, бәйләнгән сумкалар, шәл, башмак, келәмнәр, ясалма чыршылар, кәгазьдән кул эшләнмәләре, чигелгән картиналар, киләсе ел символы -  юлбарыс фигуралары һәм башкалар тәкъдим ителгән.  Район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәр останы мактап, аларның үз эшләнмәләре белән районнан читтә дә танылу алачагын әйтте. Хәер, аларның кайберләре турында республикада гына түгел, Рәсәйдә дә беләләр инде. Район башлыгы «Ак чәчәк» хәйрия акциясендә катнашты.

Аннары сәхнәдә «Без бергә» район фестивале башланды. Ул турыдан-туры онлайн трансляция рәвешендә барды. 

- Бүген үз тормышларында барысына да ирешкән батыр кешеләр көне, игелекле эшләр көне.  Ул безгә дә, өлкәннәргә дә багышланган. Халкыбызга, барлык милләт кешеләренә игелек, ярдәм күрсәтү хас. Барыгызга да сәламәтлек телим, - диде ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр фестивале музыкаль котлау белән башланып китте. Аның һәр катнашучысы Диплом һәм чәчәкләр белән бүләкләнде.

Таңсылу Минһаҗева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса