Рафаэль Галиуллин "Авыл офыклары" газетасының махсус бүләгенә лаек булды
Күгәрченнән алтын куллы, сандыклар ясау остасы Рафаэль Галиуллин район газетасын бик күптәннән - "Октябрь юлы" исемендә чыккан еллардан ук алдыра икән.
"Һәр яңалыкмы, аерым кешеләр турындагы язма булсынмы - ул миңа ачыш бирә. Газетаны кулыма алуга иң элек беренче биттәге кыска хәбәрләр, райондагы мөһим яңалыклар белән танышып чыгам", - ди ул. Газетабызга тугрылыгы өчен Рафаэль Галиуллин редакциябезнең махсус бүләгенә (түбәтәй) лаек булды. Без аны район мәдәният йорты нда узган мөнәҗәтләр уку кичәсендә тапшырдык. Һәм газетабыз белән бергә булып озак еллар яшәвен теләдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа