Радик Ислямовның инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мөрәҗәгате
Хөрмәтле Балык Бистәсе халкы!
Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан башлап 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Инвалидлар ункөнлеге физик мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге максатыннан үткәрелә.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең рухи ныклыгы, сабырлыгы һәм түземлеге хөрмәткә лаек. Безнең бурыч – аларга тормышны кабул итү шатлыгын, аның игелеген һәм матурлыгын сакларга ярдәм итү. Моның өчен аларга туганнары һәм якыннары гына түгел, ә бөтен җәмгыять ярдәме кирәк.
Бу көн янәшәбездә ветераннар һәм инвалидлар, өлкәннәр һәм катлаулы чир белән авыручы балалар булуын искә төшерергә тиеш. Алар – гаять зур ихтыяр көче булган кешеләр, мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, тормыш шатлыгын һәм игелеклелекне саклыйлар. Якташларыбыз эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә – укуда, фәндә, спортта һәм иҗатта, яңа һөнәрләр үзләштерүдә уңышларга ирешәләр. Сезгә иминлек, игелек һәм яңа казанышлар телим!
Радик Ислямов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа