Радик Ислямов: «Укытучының эшчәнлеге үзгәрми - балаларны укыту һәм тәрбияләү»
Балык Бистәсе районында «Заманча белем һәм тәрбия: төп бурычлар һәм сыйфат күрсәткечләре» темасына район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.
Аның кысаларында хәйрия ярминкәсе һәм махсус хәрби операция уздыру зонасында бурычларын үтәүчеләр өчен беренче кирәкле товарлар җыю буенча акция оештырылды. Районның мәгариф оешмалары анда актив катнашты. Аларның бик матур, милли колорит белән бизәлгән павильоннары табигать бүләкләренә генә түгел, ә төрле продукциягә дә бай булды. Район мәдәният йорты каршына махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән коробкалар куелган иде. Бу хәйрия акциясендә һәр теләгән кеше катнаша алды.
Район мәдәният йортында узган пленар утырышта район башлыгы Радик Ислямов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Музипов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Харис Мусин катнашты. Аны район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков алып барды. Ул барысын да котлады, иҗади эзләнүләр һәм педагогик эшчәнлектә уңышлар теләде.
Август киңәшмәсендә катнашучылар Россия Федерациясе мәгариф министры Серей Кравцовның видео мөрәҗәгатен карадылар. «Без куелган барлык бурычларны бергәләп хәл итәбез. Югары нәтиҗә бары тик команда тырышлыгы, һәркайсыгызның өлеше белән генә ирешелә. Балаларны укыту һәм тәрбияләү - безнең уртак эшебез. Шунысы мөһим: һөнәр ихтыяҗлы, яшьләр арасында педагогикага абруй һәм кызыксыну арта», - диде ул һәм хезмәттәшләрен педагог һәм остаз елы белән котлады, яңа уку елында уңышлар, көч һәм энергия теләде.
- Август педагогик киңәшмәсе - бүген яңа уку елының башлангыч потенциалы турында фикер алышу һәм педагогик җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләрне күтәрү, соңгы вакытта бездән инновацион идеяләр, стандарт булмаган карарлар таләп итә торган мәгарифне модернизацияләү мәсьәләләрен хәл итүдә уртак эшчәнлегебез проблемалары турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек, - дип башлады чыгышын район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков. Ул мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре, дәүләт имтиханнарын тапшырганда укучыларның югары нәтиҗәләре һәм район педагоглары алдында торган яңа бурычлар турында җентекләп сөйләде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Музипов район мәгариф бүлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Район башлыгы Радик Ислямов мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы башлану белән котлады, киләчәктә төрле дәрәҗәдәге белемле укучыларны әзерләүнең төгәл программасын төзергә, педагогларның һөнәри компетентлык дәрәҗәсен өзлексез арттыру өчен шартлар тудырырга кирәклеген әйтте.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләерндә укый аласыз.
Автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia