Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Ислямов: «Нинди генә чагыбыз булса да без гаилә җылысын тоеп яшәргә тиешбез»

Узган җомга көнне район мәдәният йортында Гаилә елы ачылуга карата “Гаилә барысы бергә” («Семья это все вместе») дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.

”Гаилә... Шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук  вакытта бик зур мәгънәгә ия булган сүз. Гаилә – бәхет. Бу үзенә күрә бер закончалык, чөнки гаилә бәхетле булганда гына күктә кояш елмая һәм ул нурларын бөркеп кешеләр йөзендә шатлык чаткылары уята. Әйе, бу шулай булырга тиеш тә. Җир йөзендәге һәр кешенең дә бу ләззәтне тоярга хакы бар...”
Гаилә кыйммәте турындагы әлеге сүзләр бәйрәм кичәсен алып баручы Гөлшат Галиева белән Илшат Кәримуллин авызыннан ишетелсә дә, һәр тамашачының  күңеленнән яралгандыр. Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елны  Россиядә Гаилә елы дип игълан итүе дә юкка түгел. Чөнки гаилә – ул кешенең матди, рухи таянычы, бәхетнең ни икәнлеген тояр җирлеге. Җир өстендәге мәхәббәт дигән хисне сакларга, кадерләргә өйрәтү үзәге.
Сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Радик Ислямовның чыгышы да шуңа юнәлтелде.
–Нинди генә чагыбыз булса да без гаилә җылысын тоеп яшәргә тиешбез. Һәрвакытта да сөенеп кайтыр урыныбыз, туган йортыбыз булсын! Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә елы уңаеннан, һәрберегезгә дә исәнлек-саулык, иминлек, илләребезгә тынычлык телим, – диде.
Балалар – безнең киләчәгебез. Һәр сабый үз ризыгы, үз бәхете белән дөньяга килә. Гыйнвар аенда кызлары туып нәсел шәҗәрәсен тулыландырган Денис-Регина Жариновлар, Рафыйк-Юлия Галәветдиновлар, алтын туйларын уздырган Николай-Татьяна Фалиннар, Илдус-Асия Бәдретдиновлар гаиләләре кичәнең бәйрәм күрке булдылар. Аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

 

Дәвамын " авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Фарваз Каюмова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса