Радик Ислямов барлык гүзәл затларыбызны 8 Март бәйрәме белән котлый
Районыбызның хөрмәтле, гүзәл-хатын-кызлары!
Сезнең барыгызны да язның иң күркәм бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм.
Газиз әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз, сеңелләребез, сөеклеләребез – сезнең һәркайсыгыз олы хөрмәткә, мактауга лаек.Хатын-кыз иң элек тату, матур гаилә нигезе. Сез күңел җылысы, сабырлык, кайгыртучанлык белән гаилә учагын сүндерми, сүрелдерми торган илаһи затлар.
Сез ир-егетләр белән иңгә-иң торып районыбызны социаль-икътисади яктан үстерүдә зур өлеш кертәсез. Авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм башка өлкәләрне сезнең тырыш, фидакарьлектән башка күз алдына да китереп булмый.
Кадерле хатын-кызлар! Сез яшәү мәгънәсе, тормыш яме, илһам чыганагы. Безне куандырып озак яшәгез, сәламәт булыгыз! Нурлы йөзләрегездән елмаю китмәсен! Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!
Хөрмәт белән Радик Ислямов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа